Радиоалгычтан үзәкләрне өзеп, Илһам абый моңы агыла:

“Өченче көн җепшек кар ява,

Өченче көн тоташ, өченче көн

Әрни минем иске бер яра.

Өченче көн тоташ кар ява...”

Күзләремә яшь тула. Үкенү, сагыш белән тулы күз яшьләре. Шул яшьләр аша бабам карый сыман. Йөзе җитди дә, көләч тә, ләкин бер нәрсәне ачык тоемлыйм-әрнүле караш бу. Колагыма яңадан җыр сүзләре ишетелә, һәр яңа сүз, яңа моң-истәлекләргә алып кайта. Әле кайчан гына бабам исән иде; әле кайчан гына үзенең сугыш хатирәләрен кызыклы да, мавыктыргыч та итеп безгә сөйли иде. Ул сөйләгәннәр үзе бер дөнья, үзе бер тарих--әрнү, үкенүләр, кайгы-хәсрәтләр, күз яшьләре, шатлык-көенеч тулы иде аларда.

Мин ул вакытта 9 яшь-балачакның иң гүзәл чагы. Бабай сөйли, без тын да алмый тыңлыйбыз—безнең өчен бабайдан да батыррак кеше бар идеме икән ул чакта?! Зур пөхтәлек белән түшеңдәге орден-медальләргә кагылып ала, ә уйлары—истәлекләре ерак үткәннәргә барып тоташа...

20 яшь-күпме бу, азмы? Тормышка гашыйк кеше өчен иң матур яшьтер бу. Бабай да, 20 яшьлек егет, тиз генә ике-өч елын хезмәт итеп кайтырга дип, 1939 нчы елның маенда Совет Гаване шәһәренә армия сафларына китә. Белсә икән, шушы ике-өч елның җиде елга сузыласын, бу тормышның мәхшәр-җәһәннәмнәрен узасын, авыр яраланып, ике тапкыр Үлем белән күзгә-күз очрашасын?! Юк шул, белми ул. Алда зур планнар, хезмәт итеп кайтып, чын җир кешесе, агроном булу, югары белем алу хыяллары 1941 нче елның июнендә чәлпәрәмә килеп ватыла.

Сугыш башлануга аны Карелия, аннан Заполярье фронтларына җибәрәләр. Хәзер безнең өчен кызык сүзләр кебек, ләкин бабамның : “Коммунистлар партиясе сафларына алуыгызны сорыйм, сугышта коммунистлар сафында булырга телим!”—дип гариза язганнан соң, коммунист булуын зур ихтирам хисе белән искә алам. Ә бит сугышта юк-бар гына кешене коммунистлар партиясенә әгъзә итеп кабул итмәгәннәр.

1943—1944 нче еллардан ул рота замполиты була. Кола ярымутравын, Петрозаводск шәһәрен, Онега күленең көнбатыш ярын, Печенг шәһәрен һәм бик күп башка торак пунктларны азат итүдә катнашкан бабам.

24 яшьлек егет күрсәткән батырлыклар күпләрне сокландыра. 1944 нче елның февраль аенда язмыш кабат сыный аны. Ләкин бабам бу сынауны да җиңә.

... Февраль ае. Буран инде икенче атна котырына, күз ачкысыз җил барлык кешеләрне соң чиккәчә йончыта. Тиздән, ике-өч көннән, һөҗүмгә күчәргә кирәк. Ә алдан тикшермичә, разведка уздырмыйча, кар даласында кая барасың? “Кем разведкага барырга тели?”—дигән сорауга, һәрвакыттагыча, коммунистлар бер адым алга чыга. Өч кешелек разведгруппаның җитәкчесе итеп украин егете куела. Чаңгылар, маскировка халатлары киеп, ике көнлек коры азык алып, юлга чыгалар. Хәбәрләр буенча: “Дошман еракта түгел, каядыр якында гына, күп булса ун-унбиш чакрымдагы авылда”,--диләр аларга. Сау-сәламәт ир-егет өчен үтеп булмаслык ара түгел бит. Юллары уңышлы чыга, хәтта бик уңышлы. “Тел” дә алып, кайтырга чыгалар. Ләкин юл икеләтә озыная, чөнки бер кешегә чаңгысыз, җәяү атларга кирәк була, ә бу, карлы кырда бик авыр. Инде кайтып җитәбез дип уйлаганда, дошман засадасына эләгәләр. Каты сугыш башлана. Украин егете авыр яралана, бабамның аягына пуля тия. Ничек кирәк алай, дошман засадасыннан котылып, тагын алга, үз штаблары ягына юнәләләр. Бару тагын да авырлаша,--командир яралы, аңы да, теле дә юк; бабамның аягы әрни, күрәсең, пуля үз эшен эшләгән, итек әкренләп кечерәя барган шикелле була—аяклары 

шешә; өченче егет тә хәлсезләнә--ике көнгә дип киткән группа инде алтынчы көнен юлда; өзелеп ашыйсы килә, аз-маз сохари капкалап, кар суырып, тагын күпмедер кайтыла, Үзләренең окоплары янына кайтып җитәргә каян көч-куәт килгәндер, аны бабамнар кайдан тапкандыр, белмим, ләкин бер атна дигәндә, йончыган, ачлыктан хәлсезләнгән өч солдат һәм бер “телне үзе-безнекеләр күреп алалар һәм ярдәмгә ашыгалар. Бу батырлыгы өчен бабам III дәрәҗә “Дан ордены” һәм “Заполярье оборонасы өчен” медале белән бүләкләнә.

1944 нче елның октябрь азагына кадәр Петрозаводск шәһәре госпиталендә дәвалана. Госпитальдә тере язучы Г. Әпсәләмов белән таныша. Ул аның турында искиткеч истәлекләр сөйли иде, балалык белән алары бик истә калмаган.

Сәламәтләнгәч, 1944 нче елның сентябреннән II Белоруссия фронтында Польшаның Лодзе, Люблино, Тори, Варшава, Гдынь, Данск шәһәрләрен азат итүдә катнаша. Фронт газеталарыннан Фатих Кәрим шигырьләрен укый, ятлый. “Фронтка татарча газеталар да еш килә, ләкин саны бер-ике генә була иде, шунлыктан, без үзебезгә ошаган шигырьләрне күңелдән ятлый идек”,--ди бабам, һәм мине гаҗәпләндереп, Ф. Кәрим шигырьләрен яттан сөйләп китә. Ул аны бик ярата иде булса кирәк, үзенчә итеп “Фатих абый шигырьләре” дип атый иде. Алар күршеләр булып кына хезмәт иткәннәр, ләкин очрашканнары булмаган.

1945 нче елның 10 маен бабам Кенигсберг шәһәрен азат итеп каршы алган.

Ләкин сугыш аның өчен 1946 нчы елның февраль аенда гына беткән. Сугыштан ул күкрәген орден-медальләр белән балкытып, җиңүче булып кайтып төшкән. Тынгысыз йөрәкле егетне тиз күреп алганнар: ул колхоз рәисе дә, авыл Советы рәисе булып та, Лаеш районы партия комитетында инструктор булып та эшләгән. Туган авылы Имәнкискәдә колхоз бригадиры, ферма мөдире булган. Кайда гына булмасын, эшен җиренә җиткереп башкарган. Без белә-белгәннән бабам бик актив кеше булды, партия җыелышлары, авыл җыеннары, сугыш ветераннары җыеннары аннан башка узмады: туган җиренең чын кешесе булып калды.Безгә әйткән сүзләре әле дә исемдә: “Без мәхшәрнең, җәһәннәмнең үзеннән исән кайттык. Аягымда йөртә торган фашист ядрәсе һаман әрнеткән сыман , сезгә мондый әрнүләр тоярга язмасын иде”. Шушы сүзләрне әйтер иде дә, әкрен генә “ Өченче көн тоташ кар ява” җырын көйләр иде. Хәзер дә шушы җырны ишетсәм , бабам күз алдыма килеп баса. Ыспай, пөхтә киенгән, орден-медальләрен таккан баһадир кеше булып күз алдыма килә ул. Батыр булып. Горурлыгым булып.

 

Алдагы биткә күчү