ГАБДУЛЛИН МИНВӘЛИ ГАБДЕЛМӘННАФ УЛЫ (МИНВӘЛИ ГАБДУЛЛА) 1972 елның 1 декабрендә Лаеш районы Имәнкискә авылында туа. 1995 елда Казан сәнгать һәм культура институтын тәмамлый һәм Татар академия театрында эшли башлый. Төрле образларны тормышчан итеп иҗат итә. Студент елларында Камал театры сәхнәсендә барган спектакльләрдә күмәк күренешләрдә катнаша.

Аның рольләре:

Исфан — «Җанкисәккәем» (Т.Миңнуллин),

Әмир — «Сукыр патша» (Н.Хикмәт),

Шамраев — «Акчарлак» (А.Чехов),

Сәет — «Шәҗәрә» (Т.Миңнуллин),

Федерико — «Гаугалы гаилә» (Эд. де Филиппо),

Хәбибрахман — «Беренче театр» (Г.Камал),

Фирдәвес — «Казан егетләре» (М.Гыйләҗев),

Әмәкәй — «Җирән чичән һәм Карачәч сылу» (Н.Исәнбәт),

Гыйлем — «Артист-шоу» (Г.Кариев, З.Хәким) һ.б.