img
РӘХИМ ИТЕГЕЗ!
ИМӘНКИСКӘ АВЫЛЫ - ТАТАРСТАННЫҢ ЙӨЗЕК КАШЫ

ЭКСКУРСИЯ МАРШРУТЫ- ЯНДЕКС КАРТА-




...





АВЫЛЫМНЫҢ ГҮЗӘЛ ТАБИГАТЕ, ТАРИХИ УРЫННАРЫ БЕРКЕМНЕ ДӘ БИТАРАФ КАЛДЫРМЫЙ. РӘХИМ ИТЕГЕЗ!
 

...



ЯҢА КЛАСТЕР ТӨЗЕЛДЕ, РАСЛАНДЫ, БЕРЕНЧЕ ЧИРАТЫ 2020 ЕЛНЫҢ 25 сентябрендә АЧЫЛАЧАК. РӘХИМ ИТЕГЕЗ!

...



img

БӘЙГЕДӘ КАТНАШАМ

Белем җәүһәрләре Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе

img

БӘЙГЕ ГИМНЫ


img

СЫЕРЧЫК ТАВЫ

Авылыбызның көньяк-көнбатышында, б.э ның 5-6 гасырларында, данлы Имәнкискә шәһәрчеге яшәгән. Кемнәр булган бу кабиләләр, кайдан килеп монда урнашып калганнар, алдагы язмышлары нинди булган, тарихчылар арасында әле дә кызу бәхәсләр бара... Дәвамын укырга.

img

ТУГАН ЯК МУЗЕЕ

Авыл уртасында, зифа каеннар куенында, урта мәктәп бинасы балкып тора. Мәктәп республика күләмендә дан казанган белем йортларының берсе. Мәктәптә эшләп килгән "Туган якны өйрәнү музее да" Республиканың иң яхшы мәктәп музее” статусына ия булды... Дәвамын укырга.

img

ӘБИ ПАТША ЮЛЫ

Каторжаннарның богау чыңнарын да шактый күп ишеткән авылдашларым. Лаеш кирмәненнән Себергә бара торган юл нәкъ менә безнең авылдан узган. Авылның көньяк-көнбатышындагы Әби патша юлы әле дә шул шомлы елларны искәртеп тора... Дәвамын укырга.

img

ТАШБИЛГЕ ХАФИЗ

Әгәр дә сезнең 17 гасыр эпитафик язмасын (кабер ташын) күрәсегез, анда язылганнарны укыйсыгыз килә икән, ачык йөзле, тәмле телле Һава апа Галләмова, инде күпме еллар карап, тәрбияләп тора торган үз бакчасындагы каберлеккә озатып куяр... Дәвамын укырга.

img

АЗЕЛИНО КУЛЬТУРАСЫ

Авылның төньяк-көнчыгышында, б.э.ның 3-5 гасырларында азелино кабиләләре яшәгән, шулай ук аларның каберлекләре авылның төньяк-көнчыгышында да очраштыра. Тарихта алар хәзерге фин-угыр кабиләләренең борынгы бабаларыдыр дигән фикер яши... Дәвамын укырга.

img

КОЛЛАР КАЛАСЫ

Сез төрле ырым-шырымнарга, гайре табигый хәлләргә ышанасызмы? Ышансагыз да, ышанмасагыз да, берәр төнгә палаткагызны алып, безгә килегез, бәлки иртән үз кичерешләрегез белән безне дә таныштыра алырсыз дип уйлыйм...Дәвамын укырга

img

ҮЗЕМ һәм МАРШРУТ ТУРЫНДА

Мин, Гаянова Кәүсәрия Гаяз кызы, җырларда җырланган ямьле Кукмара кызы, 1977 елдан бирле Лаеш районы Имәнкискә авылында балаларга белем бирәм. Татар теле, диннәр тарихы, Татарстан тарихы фәннәрен укыту барышында, шушы төбәкнең фольклорын, гореф-гадәтләрен, риваять- мифларын өйрәнеп, аны тәрбия эшемдә кулландым. Аннан, авыл буйлап төрле экспонатлар җыйдык, материаллар тупладык һәм мәктәп музее ачып җибәрдек, 2016 елда музеебыз "Татарстан мәктәпләренең иң яхшы музее” статусына ия булды.. Имәнкискә авылы бик тарихы авыл, аның турында тарих дәреслекләрендә генә түгел, дөнья пәрәвез челтәрендә дә бик күп кызыклы язмалар табып була. Билгеле, ул материаллар нигездә рус телендә, шунлыктан, бу темага беренче сайтым да рус телендә ясалды, ул "Именьково-туристическая” дип атала (http://imenkowo.ucoz.ru). Ә бу сайтым татар телле укучыларыма ошар дип уйлыйм... Дәвамын укырга

РӘХМӘТ СЕЗГӘ, АВЫЛДАШЛАР!

Җиһан тәгәрмәче әйләнгәндә...

  • example
    И, гүзәл Имәнкискәм!

    Туган ягым... Төптәнрәк уйласаң, бу ике сүздә никадәр тирәнлек, киңлек, бөеклек салынган. Туган як... Бу—иксез-чиксез хөр Татарстаным киңлекләре, бу—инде күңелемә сеңеп, ярату хисен тудырган Лаешым, бу—һәрвакыт горурлык белән "Без—Имәнкискәлеләр” дип күкрәк сугарлык туган авылым. Һәр өчесе якын, һәр өчесе үз күңелгә! Ләкин, шулай да иң якыны, сөеклесе, әниеңдәй үз иткәне—ул минем туган авылым—Имәнкискәм. Кайчандыр монда килеп төпләнгән, үзенең тормышын, гомерен шушы җирләргә беркеткән ерак әби-бабаларыма мең рәхмәт. Республикабыздагы иң матур урыннарның берсен үз иткәннәр, тарихларда укып сөйләрлек үз эзләрен калдырганнар. Ерак бабам, еллар аша сиңа, синең бөек рухыңа дәшәм, рәхмәт сиңа! Шигырьдәй, җырдай матур исем сайлагансың бит син авылым—Имәнкискә. Килер буыннар да имәндәй нык, көчле рухлы, сәламәт тән һәм сәламәт акыллы булырлар дип хыялланып, үзең дә имәндәй нык булганга кушкансыңдыр син аны.Бәлки чындыр да, кеше әллә ничә гомер яши диләр бу дөньяда. Бәхәсләшмим, чындыр. Чын булмаса, ничек итеп минем күз алдыма иксез-чиксез кырлар, болыннар, тау башына салынган крепостьлар, манаралар, анда яшәгән кешеләр, дөресрәге, ерак әби-бабаларым, аларның тормышлары күз алдымнан кино кадрлары кебек узар иде... Дәвамын укырга

  • example
    Кирмәннән башланган тормыш...

    Дулкыннар ... Кабат сезнең янга килдем мин. Бер – берегезгә бер дә охшамагансыз сез, йөгерек дулкыннар. Ярга киләсез дә кабат үзегезнең туган өегезгә кереп яшеренәсез. Әйтесең лә миннән качасыз, нәрсәнедер яшерәсез , ниндидер серегез бар кебек . Серле шул сез. Бик күп вакыйгаларны үзегездә яшереп тотасыз, ә бит сөйләшә алсагыз , миңа бөек тарихның серле сәхифәләрен ачар идегез. Эх, сезне! Шушы мәһабәт имәннәрне кисеп, борынгы бабаларым авылга нигез салганнар. Исемен дә Имәнкискә дип атаганнар. Әлеге авыл барлыкка килгәнче, монда төрле кабиләләр яшәгәннәр. 3-5 йөзләрдә әлеге кабиләләрне кысрыклап, фин-угор кабиләләре килеп урнашкан. Җирле халыклар белән кушылып , матур тормыш корып җибәргәннәр. 6 йөзләрдә ныклап Имәнкискә шәһәрчеге формалашкан. Халкымда авылым турында бик матур риваять яши. Имеш, беркөнне бу җирләргә пәһлевандай гәүдәле Имәнкол атлы бер кеше килеп чыга. Өлкән улына ул үзенең исеменә якын китереп, имән кебек, аның кискәсе кебек нык булсын дип, Имәнкискә дип ат куша һәм шушы улын авылга төплндереп калдыра, ягъни нигез сала. Менә күпме сер яшеренгән бу җирләрдә. Ә хәзер бу җирләрдә сезнең шау гына ишетелә. Җитез дулкыннар! 1956 нчы елда Куйбышев сусаклагычы төзелгәч, болынлыклар, әрәмәлекләр су астында калалар... Дәвамын укырга

  • example
    Авылыбыз тарихны барлый...

    – Авылымның җаны, үткәне... Уйлыйм, уйлыйм, үткәннәрне уйлыйм, Киләчәкне уйлыйм еш кына. Беләм юкса, матур уй-хыяллар Күктән очып киткән кош кына. Күктә очкан коштан эзләр калмый, Башта туган уйдан эз кала. Һәрбер уй ул йөрәк аша уза, Һәм йөзләргә тирән эз сала. ( Ф. Яруллин "Уйлыйм” ) Мәктәбемнең бер бүлмәсе... Кичә явып үткән энҗе кардан тәрәзәләргә серле яктылык төшә. Якты нурлар бүлмәдәге һәр җиһазны сыйпап үтә кебек тоела. Яктылык, җылылык... Һәр нәрсәгә үтеп кереп, аны иркәләргә, юатырга сәләтле, хәтта кеше күңеледәй катлаулы нәрсәне дә эретергә олы көче бар бу төшенчәләрнең. Шуннан инде хисләр ташкынына чумасың да уйлар диңгезендә йөзә башлыйсың. Менә бер якты нур пыяла аша үтеп керде. Ниләр генә юк монда, шулаймы?! Гасырлардан килгән, ерак бабаларыбыз үзләренә көн күрү өчен уйлап тапкан таштан, тимердән ясалган эш кораллары. Монда кармак та, сөңге дә, төрледән төрле тәңкәләр дә бар... Уйларым мине ерак гасырларга алып китә. Имәнкискә кабиләләре дип исем алган минем халкым бик тырыш булган, чөнки үзләреннән никадәр эш кораллары калган. Алар игенчелек, терлекчелек, аучылык белән шөгыльләнгән, сәүдә дә иткәннәр. Ә менә Имәнкискә шәһәрчеге, безнең телдә Сыерчык тавыннан, рун язулы истәлекләр дә табылган. Дәвамын укырга

  • example
    Авыл Википедиядә

    Авыл бик борынгылардан: Казан ханлыгы чорында ук нигезләнгән. Имәнкискә авылы табигатьнең бик матур урынына – Чулман елгасының бик киң булып җәелеп аккан уң як ярына урнашкан. Шуңа күрә монда җәйләр бик кызу булмыйлар. Тукай әйткәнчә "җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында ява”. Шуңа күрә авылга җәй көннәрендә ял итәргә күп кешеләр кунакка кайта, буш урыннарга дача сала. Берәүләрнең менә шундый дача салырга алырга җире тыныч булып чыкмый. Хуҗалар йоклый алмыйлар, аларны йокыдан уятып, күзләренә әллә ниләр күренеп йөри икән: я богаулар белән уралган кол кебек кешеләр, я бик иске кием кигән мосафирлар... Баксаң, бу йортны алар "коллар зираты” дип аталган җир янында салганнар. Бу бик кызыклы тарих. Имеш моннан күп еллар элек, безнең авыл Кашан шәһәренә бару юлы өстендә булган. Болгар ханлыгы вакытында ук. Шәһәргә барып җитәрәк, юлчылар ялга туктаганнар. Авыру колларын монда калдырып, үлгәч күмәргә урын билгеләгәннәр. Кашан шәһәреннән дә колларын мода китереп күмгәннәр. Менә тынычсызлыкның сәбәбен авыл картлары шуннан күргәннәр. Безнең авыл олы юл – Ырынбур тракты – өстендә дә утыра бит әле. Менә шул юлны салганда, юлны күтәртү өчен бераз җирне дә шушы коллар зираты өстеннән алалар. Дәвамын укырга

Cугыш килеп китте бу җиргә...

Китап киштәсе