ЯҢА КЛАСТЕР ТӨЗЕЛДЕ, РАСЛАНДЫ, БЕРЕНЧЕ
ЧИРАТЫ 2020 ЕЛНЫҢ 25 сентябрендә АЧЫЛДЫ. РӘХИМ ИТЕГЕЗ!
Авылыбызның көньяк-көнбатышында, б.э ның 5-6 гасырларында, данлы Имәнкискә шәһәрчеге яшәгән. Кемнәр булган бу кабиләләр, кайдан килеп монда урнашып калганнар, алдагы язмышлары нинди булган, тарихчылар арасында әле дә кызу бәхәсләр бара... Дәвамын укырга.
Авыл уртасында, зифа каеннар куенында, урта мәктәп бинасы балкып тора. Мәктәп республика күләмендә дан казанган белем йортларының берсе. Мәктәптә эшләп килгән "Туган якны өйрәнү музее да" Республиканың иң яхшы мәктәп музее” статусына ия булды... Дәвамын укырга.
Каторжаннарның богау чыңнарын да шактый күп ишеткән авылдашларым. Лаеш кирмәненнән Себергә бара торган юл нәкъ менә безнең авылдан узган. Авылның көньяк-көнбатышындагы Әби патша юлы әле дә шул шомлы елларны искәртеп тора... Дәвамын укырга.
Әгәр дә сезнең 17 гасыр эпитафик язмасын (кабер ташын) күрәсегез, анда язылганнарны укыйсыгыз килә икән, ачык йөзле, тәмле телле Һава апа Галләмова, инде күпме еллар карап, тәрбияләп тора торган үз бакчасындагы каберлеккә озатып куяр... Дәвамын укырга.
Авылның төньяк-көнчыгышында, б.э.ның 3-5 гасырларында азелино кабиләләре яшәгән, шулай ук аларның каберлекләре авылның төньяк-көнчыгышында да очраштыра. Тарихта алар хәзерге фин-угыр кабиләләренең борынгы бабаларыдыр дигән фикер яши... Дәвамын укырга.
Сез төрле ырым-шырымнарга, гайре табигый хәлләргә ышанасызмы? Ышансагыз да, ышанмасагыз да, берәр төнгә палаткагызны алып, безгә килегез, бәлки иртән үз кичерешләрегез белән безне дә таныштыра алырсыз дип уйлыйм...Дәвамын укырга
Мин, Гаянова Кәүсәрия Гаяз кызы, җырларда җырланган ямьле Кукмара кызы, 1977 елдан бирле Лаеш районы Имәнкискә авылында балаларга белем бирәм. Татар теле, диннәр тарихы, Татарстан тарихы фәннәрен укыту барышында, шушы төбәкнең фольклорын, гореф-гадәтләрен, риваять- мифларын өйрәнеп, аны тәрбия эшемдә кулландым. Аннан, авыл буйлап төрле экспонатлар җыйдык, материаллар тупладык һәм мәктәп музее ачып җибәрдек, 2016 елда музеебыз "Татарстан мәктәпләренең иң яхшы музее” статусына ия булды.. Имәнкискә авылы бик тарихы авыл, аның турында тарих дәреслекләрендә генә түгел, дөнья пәрәвез челтәрендә дә бик күп кызыклы язмалар табып була. Билгеле, ул материаллар нигездә рус телендә, шунлыктан, бу темага беренче сайтым да рус телендә ясалды, ул "Именьково-туристическая” дип атала (//imenkowo.ucoz.ru). Ә бу сайтым татар телле укучыларыма ошар дип уйлыйм... Дәвамын укырга