КЕРЕШ СҮЗ

"Мәктәнең туган якны өйрәнү музее" официаль музей статусын 1999 елда алды. 2016 елда "Республиканың иң яхшы мәктәп музее" дигән исемгә лпек булды. Кунаклар алдында 5-9 сыйныф укучылары 1 сәгатьлек чыгыш ясый. Кунаклар теләге буенча  сөйләм татар, рус һәм инглиз (гадирәк формада) телендә алып барыла ала. Музейда уникаль  (оригинал)  экспонатлар саклана, кайбер экспонатлар Лаеш туган як өйрәнү музеенда, Татарстанның дәүләт музейларында саклана.

 

МУЗЕЕБЫЗ ТАРИХЫ

 

 1 этап. (1982-1989 еллар)

Мәктәп директоры- Саляхова Гөлҗиһан Миркасыйм кызы.

Тарих укытучысы- Сөләйманов Габделхәй Исмәгыйль улы. 

Ул вакытта музейның аерым бүлмәсе юк иде әле. Габделхәй Исмәгыйлевич укучы балалар белән берлектә, дәрестән тыш вакытларында, түгәрәк эшчәнлеге барышында Кама елгасы (сусаклагычы) ярлары буйлап,  су казып чыгарган, дулкын ярга ташлаган табылдыкларны җыю белән мәшгуль иделәр. Табылдыклар, билгеле бер тәртипкә салынмыйча гына, чиләкләргә җыеп барылды. Тарих кабинетының лаборатор эш бүлмәсендә берничә тартма, бер  чиләк тарихи  табылдыклар сакланды. Ел саен алар тулыланды, укучылар үзләре тапкан табылдыклар белән дә уртаклашты.

 

 2 этап. (1989-1992-2008)

Мәктәп директоры- Гаянова Кәүсәрия Гаяз  кызы.

Тарих укытучысы- Сөләйманов Габделхәй Исмәгыйль улы.

Музей почмагы (музейный уголок) җитәкчесе-

Хафизова Миннесрур Вәгыз кызы.

Рәссам-бизәүче - Сафин Гарапша Сафа улы  

Сөләйманов Габделхәй Исмәгыйлевич  каты авырып китте, кызганычка каршы, ул безнең арабыздан бик яшьли ахирәткә күчте. Тарих укытучысы булып Хафизова Миннесрур Вәгыйзь кызы эшли башлады. Ул шулай ук “Туган якны өйрәнүчеләр” түгәрәгенең эшен  дә дәвам итте. Тарих кабинеты музей-почмак итеп   җиһазландырылды. Стендларны мәктәпнең лаборанты, рәсем укытучысы Сафин Гарапша Сафа улы  бизәде. Тумбочка-стеллажларны Маликов Рафис Мөхәммәтхәсән  улы эшләде. Мәктәпнең алтын куллы ир-ат-егетләре (ул вакытта мәктәптә 8 ир-ат укытучы бар иде!) стендларны эшләделәр, тышладылар- ул стендлар сатып алынган стендлардан берни белән дә аерылмый иделәр. Алга китеп шуны да әйтергә кирәк, бу стендлар музейда 2016 елга кадәр  “эшләделәр”. Табылдыклар билгеле бер система белән, стендларга, стеллажларга урнаштырылды. Музй-почмакның документлары рәсмиләштерелде. 1999 елның 31 мартында  ул “МӘКТӘП МУЗЕЕ” статусын алды. Экскурсоводлар булып өлкән сыйныф укучылары эшләде.

 

 3 этап (2008 – 2011)

Мәктәп директоры- Гаянова Кәүсәрия Гаяз  кызы.

Тарих укытучысы, “Туган як музее” җитәкчесе-

Хафизова Миннесрур Вәгыз кызы.

Рәссам-бизәүче - Сафин Гарапша Сафа улы  

Мәктәптә булган капиталь ремонттан соң, музей аерым бүлмәгә күчте. Ул  инде ике өлешкә бүленде: 1 зал- тарихи  чыганакларга нигезләнгән стендлардан, материаллардан тупланса, 2 зал - татар йорты күренеше итеп  бизәлде. Укучылар экскурсияне ике телдә алып бара башладылар. Музейда фәнни-практик, фәнни-эзләнү эшләре алып барылды. Укучылар республикакүләм бәйгеләрдә призлы урыннар яулады. Лаеш районы музее белән тыгыз элемтәләр урнашты. Музейда бик күп кунаклар булды. Музейның “Кунаклар китабы”нда күпсанлы  кунакларның, шул исәптән, чит илләрдән килгән кунакларның  да музей турында язып калдырдырган җылы сүзләре моны раслый. Музей тагын да тулыдандырылды. Яңа стендлар барлыкка килде.

 

4 этап (2011- безнең көннәр)

Мәктәп директоры- Шөймөхәмәтова Алия Мөхәммәтҗан  кызы.

Тарих укытучысы, “Туган як музее” җитәкчесе-

Хафизова Миннесрур Вәгыйз кызы (2015 елга кадәр)

Тарих укытучысы, “Туган як музее” җитәкчесе-

Хафизова Гөлия Рамил кызы (2015 елдан соң)

Музейга яңа стеллажлар эшләнде,  экспонатлар тагын бер кат системалаш-тырылды, билгеле бер тәртип белән музейда үз урыннарын тапты. Стеллажларны үзебезнең мәктәпне укып бетергән укучыларыбыз, ИП “Габдуллин”  ның егетләре- Хафизов Нургаяз, Габдуллин Салаватлар эшләде.

Экскурсоводлар- төрле сыйныф укучылыры, ике телдә дә бик яхшы итеп, бирелгән сорауларга төпле җаваплар бирә ала торган укучылар. Музеебызда районыбызның башлыгы Афанасьев П.П, аның урынбасары Тимиршина И. Н., Чырпы авыл советы үзидарәсе башлыгы Евдокимов Р.А. еш кунак.

Бүгенге көндә, барлык укытучылар коллективы, бер булып, стендларны заманча итеп эшләү өстендә. Музеебыз һәрвакыт тәрбия учагы булды, ул шушы статусын бервакытта да югалтмас дигән фикердә калабыз.