Авылның көнчыгыш өлешендә ( авылны чыгып китеп барганда), Коллар каласы, Коллар шәһәрчеге дигән тарихи урынны күңелләрендә изге урын итеп саклый авылдашларым.

Коллективлаштыру чорында бу урыннарда колхозның ындыр табагы булган, бу чорда андый изге дип саналган урыннарга зур игътибар булмаган, күрәсең. Инде дә килеп, шактый вакыт узгач, ындыр табагы авылның көнбатыш өлешенә күченгән. Бу урында ташландык бушлык барлыкка килеп, ул куак, чүп үләннәр баскан урынга әйләнгән.

50-60 елларда, Оренбург трактын төзелгәндә, юл төзелеше өчен туфракны шул территориядән ала башлыйлар. Картлар моңа катгый рәвештә каршы төшә: "Ул изге җир, анда кеше сөякләре, дөя сөякләре чыга, тимәгез, рухларын рәнҗетмәгез",- дисәләр дә, аларны тыңлаучы кеше булмый. Авылның 3-4 җиренә шушы "каберлек"тән туфрак күчерелә. Инде ничә еллар узса да, шушы урыннарда әледән-әле юл фаҗигаләре булып тора. Намаз картлары ниндидер йолалар уздырганнан соң, бу фаҗигаләр шактый кими.

Нинди каберлекләр соң монда, кем һәм нәрсә сөякләре табыла? Бу урын Имәнкискә шәһәрчеге аша уза торган карван юлындагы тукталыш урыны. Карваннардагы бай, зыялы кешеләр Имәнкискә шәһәрчегендә тукталсалар, гади кешеләр, коллар, юлаучылар шушы  Коллар каласы территориясендә туктала (ул Имәнкискә шәһәрчеге -Курганнан 2 чакрым чамасы ераклыкта). Моннан АГА БАЗАРГА (БОЛГАРГА)  бер көнлек ат юлы кала, алар төнгә ялга шушында туктыйлар. Күрәмсең, табыла торган кеше һәм дөя сөякләре шул чордан калгандыр дип уйланыла.

Сугыштан соңгы чорда монда немец тоткыннарының лагере дә була, үлгәннәре шулай ук шушы территориядә күмелгәндер, чөнки халык телендә башка каберлекләр сакланмаган.

Хәзерге вакытта, бу урын яр буенда (Куйбышев сусаклагычы барлыкка килгәннән соң), билгеле инде, буш тормый: монда дача йөртлары салыган. Ләкин бу йортларның хуҗалары тынычсыз булган йортларын сатып, башка җиргә күченәләр-- йортлар инде шактый хуҗа алмаштырды. Кеше ышанмаслык хәлләр сөйли монда яшәп караганнар. Тик торганда ут  (электр) кабыну дисеңме, төнлә кеше сөйләшкән, ат, дөяләр мөгрәгән тавышлар дисеңме, ниндидер өрәкләр күренү дисеңме- ышанмас җиреңнән ышанырсың. Ышанмаган кешеләр дә булган, ләкин иртән аларны ашыгыч ярдәм машинасы алып китте, дип сөйли күршеләре. Экскурсиягә килгәннәргә сөйләргә әле шактый кызык, куркыныч, аяныч вакыйгалар бар. Килегез, сөйләрбез барысын да...