ИМӘНКИСКӘ КУЛЬТУРАСЫ, тимер гасырда (V–VII йөзләр) Идел буенда, Чулман аръягында, Урал алдында яшәүчеләр тарафыннан калдырылган археологик культура. Атамасы Лаеш районы Имәнкискә авылы янындагы шәһәрлектән алынган. 1956 елда В.Ф.Генинг тарафыннан бүлеп чыгарыла. Имәнкискә комплексы составына керә, балт кабиләләре тарафыннан калдырылган.

Халкы, башлыча, игенчелек, терлекчелек, аучылык, балыкчылык белән шөгыльләнгән. Авыллыкларда җир сөрү коралларының тимер очлыклары, ураклар, чалгылар, кул тегермәне ташлары, бөртекле ашлык калдыклары, терлекләрһәм кыргый хайваннарның сөякләре табыла. Тимер (корыч) эшкәртү һәм эш кораллары ясау (балта, өтерге, кыргыч, без, тишкеч, игәү, келәщәләр) үсеш алган. Кайбер торулыкларда бакыр эретү эзләре табыла. Имәнкискә кабиләләре сөяк эшкәрткәннәр, тукыма тукый белгәннәр, балчыктан яссы төпле бизәлмәгән чүлмәкләр ясаганнар. Зур авылларда, башлыча, ярымземлянкаларда яшәгәннәр. Шәһәрләр, гадәттә, болыннар өстендә калкып торган биек урыннарда төзелгән, агач диварлар куелган балчык өемнәре һәм чокырлар белән әйләндереп алынган. Каберлекләрдән эш һәм сугыш кораллары, ат дирбияләре, балчык савыт-саба, кием-салым, бизәнү әйберләре, атларның баш сөякләре табылган.

Татарстанның Лаеш районындагы әлеге авыл Кама елгасының уң як ярында урнашкан. Биредә 600дән артык кеше яши. Авылга XII гасырда ук нигез салынган дип фаразлана. Риваятьләр буенча, җирлекнең исеме аның беренче кешесе – Имәнкол исемле бабайдан алынган. Икенче бер версия буенча, авыл элеккеге имәнлектә урнашкан. Имәнкискә – тарихи урын буларак билгеле. Биредә болгарлар яшәгән. Авылның төньяк-көнбатышында бу мәгълүматны дәлилләүче фактлар да бар. Борынгы торак пункт тулысынча диярлек сусаклагыч астында калса да, кайбер җирләрдә элеккеге корылмаларның (йортлар, учак ягу урыннары, баз, идән аслары) калдыклары барлыгы теркәлгән. Археологик табылдыклар арасында XIV-XVI гасырга караган тәңкәләр, XII-XV гасырга караган болгар керамикасы үрнәкләре, чуен казан кисәкләре, тимер йозаклар, сугыш (ук һәм сөңге очлары) һәм эш кораллары бар.

Имәнкискә – Казаннан олы юл өстендә беренче татар авылы да әле ул. Аңа кадәр дә, аңардан соң да рус авыллары урнашкан. 1552нче елдан соң, ягъни Явыз Иван басып алганнан соң, Казан тирәсендәге олы юллар өстендә, 60 чакрым радиуста, татар авыллары булмаска тиеш дигән фәрман чыга. Ә Имәнкискә 59нчы чакрымда. Моның да риваяте бар. Имеш, борынгы заманнарда ук, авылда ике рус гаиләсе яшәгән. Алар татарлар белән бик дус, тату булган. Балалары бергә уйнап, татарча сөйләшеп үскән. Аксакаллар русларга тияргә кушмаган, алардан безгә зур файда булыр, дип калдырганнар. Татарларны көчләп чукындыру башлангач, чыннан да русларның файдасы тия. Халыкны чукындырырга килгән миссионерлар авылның беренче йортына керсә – анда аларны ипи-тоз, иконалар белән каршы алалар һәм бу авылда урыслар яши дип, озатып чыгарып җибәрәләр. Шулай итеп, Имәнкискә Казаннан олы юл өстендә беренче татар авылы булып кала.