Имән Кискә, Имәнкискә

Wikimedia | © OpenStreetMap

Ил Русия
Республика Татарстан
Муниципаль район Лаеш районы
Координатлар 55°25'25"N, 49°43'35"E
Нигезләнгән Казан ханлыгы
Климат dfb — дымлы континенталь
Халык саны 680 кеше
Сәгать кушагы UTC+3
Телефон коды 84378
Почта индексы 422615
Автомобиль коды 16, 116
Русча топонимы Именьково

Имәнкискә — Татарстан Республикасының Лаеш районындагы торак пункт. Әлегә муниципаль статусы — село (федераль классификатор буенча).

Халык саны — 680 тирәсендә. Вакыт зонасы — MSK (Мәскәү вакыты) яки UTC+3. Почта индексы — 422615.

Авыл аша Р239 федераль трассасы уза.

Эчтәлек

Тарих

Авыл бик борынгылардан: Казан ханлыгы чорында ук нигезләнгән.

Имәнкискә авылы табигатьнең бик матур урынына – Чулман елгасының бик киң булып җәелеп аккан уң як ярына урнашкан. Шуңа күрә монда җәйләр бик кызу булмыйлар. Тукай әйткәнчә "җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында ява”. Шуңа күрә авылга җәй көннәрендә ял итәргә күп кешеләр кунакка кайта, буш урыннарга дача сала. Берәүләрнең менә шундый дача салырга алырга җире тыныч булып чыкмый. Хуҗалар йоклый алмыйлар, аларны йокыдан уятып, күзләренә әллә ниләр күренеп йөри икән: я богаулар белән уралган кол кебек кешеләр, я бик иске кием кигән мосафирлар... Баксаң, бу йортны алар "коллар зираты” дип аталган җир янында салганнар. Бу бик кызыклы тарих. Имеш моннан күп еллар элек, безнең авыл Кашан шәһәренә бару юлы өстендә булган. Болгар ханлыгы вакытында ук. Шәһәргә барып җитәрәк, юлчылар ялга туктаганнар. Авыру колларын монда калдырып, үлгәч күмәргә урын билгеләгәннәр. Кашан шәһәреннән дә колларын мода китереп күмгәннәр. Менә тынычсызлыкның сәбәбен авыл картлары шуннан күргәннәр. Безнең авыл олы юл – Ырынбур тракты – өстендә дә утыра бит әле. Менә шул юлны салганда, юлны күтәртү өчен бераз җирне дә шушы коллар зираты өстеннән алалар. Хәзер шул җир салынган урыннарда гел аварияләр булып тора. Безнең авыл кешеләре бу тирәләрне беләләр, сакланыр өчен, бу тирәләрне үткәндә, юл ияләренә дога кылып, тынычлык теләп үтәләр. Авылыбыз олы юл өстендә дигәннән, безнең авыл Казаннан олы юл өстендә беренче татар авылы да әле ул. Бездән соң да урыс авыллары. 1552 нче елдан соң, ягъни Иван Грозный басып алганнан соң, Казан тирәсендәге олы юллар өстендә 60 км радиуста татар авыллары булырга тиеш булмыйлар. Ә без 59 нчы км да. Моның да үзенең бер риваяте бар. Имеш, бик борынгы заманнарда ук, безнең авылда ике урыс гаиләсе яшәгән. Алар татарлар белән бик дус булганнар, тату яшәгәннәр. Балалары бергә уйнап, татарча сөйләшеп үскәннәр. Аксакаллар урысларга тияргә кушмаганнар, алардан безгә зур файда булыр, дип калдырганнар. Татарларны көчләп чукындыру башлангач, чыннанда урысларның файдасы тия. Авылны чукындырырга килгән миссионерлар авылның беренче йортына керсәләр, анда аларны ипи -тоз, иконалар белән каршы алалар һәм бу авылда урыслар яши дип, авылдан чыгарып җибәрәләр. Шулай итеп, без Казаннан олы юл өстендә беренче татар авылы булып утыра бирәбез. Безнең авылның нәкъ уртасында, юлдан ерак түгел, бер кабер бар. Кабер өстендә гарәп графикасы белән язылган таш – эпитафия бар. Ул Галләмова Һава апаларның бакчасында. Алар аны бик кадерләп карап торалар, өстендәге агачларын да кисмиләр, тирә ягына чәчәкләр утырталар. Имеш, шул "таш билге” (авыл кешеләре аны шулай дип йөртә) безнең авылны төрле бәла-казалардан саклап тора икән. Бездән гарасатлар, куркыныч давыллар читләтеп үтүен авыл картлары шуның белән аңлаталар. Менә шундый кызыклы хәлләр бар безнең авылда.

Демография

Халык саны
1859 1897 1908 1920 1926 1938 1949 1958 1970 1979 1989 2002 2010
398 759 925 943 1019 1036 844 702 761 715 644 680  

Төп милләтләр (1989 елгы җанисәп буенча): татарлар.

Климат

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-10.8 °C -10.8 °C -5.7 °C 4.6 °C 13.5 °C 18.4 °C 20.4 °C 17.8 °C 12.2 °C 4.5 °C -4.6 °C -10 °C 4.1 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[1]. Уртача еллык һава температурасы 4.1 °C.[2]

Искәрмәләр

  1.  World Map of the Köppen-Geiger climate classification, Institute for Veterinary Public Health, University of Veterinary Medicine Vienna
  2.  NASA Surface meteorology and Solar Energy Data Set, RETScreen International

Чыганаклар