Лаеш төбәге Имәнкискә авылында сакланган XVII йөз ташбилгесе тексты

1 .هو الحى الذى ال يموت و كل حى سيموت قال النبى عليه السالم

2 .الدنيا ساعه ت فج َعاهَه طاعت صدق قال النبى عليه

3 .اللسالم الدنيا سجن المؤمينا و جنت الكفر قال النبى عليه السالم

4 .الدنيا جيفت و طالبها كالب تاريح منكدا سكسن ايكيَدا

5 .ديرالر ايردى قاراج اوعلى تويكيلدي َحفظ

6 .نك اوز َواقتندا اوشبو]بي[لكينى قويدي

7ُ .مسلمانالردين ُد َعا اوميد اوچون كورارمن

8 .دنيانى ويران بارى باقى ايرماس هميشه يوق قارارى كتبه كيلمحمد بن اشمان

Текстның татар телендәге юлларының хәзерге графикада укылышы

4. ... Тарих миң дә сиксән икидә

5. дирләр ирди, Караҗ углы Туйкилди хәфиз

6. ның үз вакытында ушбу [би] лгини куйды.

7. Мөселманлардан дога өмид өчүн. Күрәрмен

8. дөньйаны вәйран барый, бакый ирмәс Һәмишә юк карары.

Кырында: Кәтәбәһү Килмөхәммәд бине Ишман. 1 Мирасханә. – 72 ф. – 1 тасвир. – № 73 саклау берәмлеге. – Б.15. 58

Искәрмәләр Имәнкискә авылындагы борынгы кабер өстенә куелган бу ташбилге авыл культура йорты белән йәнәшә булган бер хуҗалыкның ындырында саклана. Аның белән беренче танышу 1974 нче һәм икенче мәртәбә 1983 елның 9 сентябрендә булды, ул вакытларда ташны өйрәнеп торырга төрле сәбәпләр белән вакыт булмады. Шулай да ул вакыттагы тикшерүнең нәтиҗәсен матбугатка бирергә туры килде.  Бары соңыннан 2002 елда гына бу истәлекне кабат барып өйрәнергә туры килде. Ул чакны укылып, танылып бетмәгән урыннарны ачыкладык. Таш известьняктан эшләнгән. Үлчәмнәре 20х48х95 см. Язмалары күпертеп язылган. Аның куелу вакыты һиҗри белән 1082 ел, милади белән 1671\1672 елларга туры килә. Ул ташны XVII гасырда күп татар эпитафик истәлекләр авторы булган Килмөхәммәд бине Ишман эшләгәнлеккә имза куелган. 

Шушындый эпитафик язмалар турында МАРСЕЛЬ ӘХМӘТҖАНОВның "XVII–XVIII ГАСЫР ТАТАР ТАШБИЛГЕЛӘРЕ" дигән фәнни хезмәтеннән танышып була