Туган ягым... Төптәнрәк уйласаң, бу ике сүздә никадәр тирәнлек, киңлек, бөеклек салынган. Туган як... Бу—иксез-чиксез хөр Татарстаным киңлекләре, бу—инде күңелемә сеңеп, ярату хисен тудырган Лаешым, бу—һәрвакыт горурлык белән “Без—Имәнкискәлеләр” дип күкрәк сугарлык туган авылым. Һәр өчесе якын, һәр өчесе үз күңелгә! Ләкин, шулай да иң якыны, сөеклесе, әниеңдәй үз иткәне—ул минем туган авылым—Имәнкискәм. Кайчандыр монда килеп төпләнгән, үзенең тормышын, гомерен шушы җирләргә беркеткән ерак әби-бабаларыма мең рәхмәт. Республикабыздагы иң матур урыннарның берсен үз иткәннәр, тарихларда укып сөйләрлек үз эзләрен калдырганнар. Ерак бабам, еллар аша сиңа, синең бөек рухыңа дәшәм, рәхмәт сиңа! Шигырьдәй, җырдай матур исем сайлагансың бит син авылым—Имәнкискә. Килер буыннар да имәндәй нык, көчле рухлы, сәламәт тән һәм сәламәт акыллы булырлар дип хыялланып, үзең дә имәндәй нык булганга кушкансыңдыр син аны.

Бәлки чындыр да, кеше әллә ничә гомер яши диләр бу дөньяда. Бәхәсләшмим, чындыр. Чын булмаса, ничек итеп минем күз алдыма иксез-чиксез кырлар, болыннар, тау башына салынган крепостьлар, манаралар, анда яшәгән кешеләр, дөресрәге, ерак әби-бабаларым, аларның тормышлары күз алдымнан кино кадрлары кебек узар иде. Уйларым белән бер үзем калырга теләсәм, мин су буена төшеп, су өстен, болытларны, еракта күренеп торган Сыерчык тавын карап утырырга яратам. Күз алдымда--Сыерчык тавы: бу тарихи Имәнкискә шәһәрчеге урыны, тарихи курган. Аның күтәрелмәле күперләре, Карвансарайлары, базарлары. Бөек Болгарга баручы Карван юлы шушыннан узган, Имәнкискәдә бөек шәһәргә баручылар соңгы төннәрен уздырганнар. Чулпыларын чыңлатып сылу кызлар суга барган, имәндәй ир-атлар тормыш иткәннәр, иген иккәннәр, ауга, балыкка йөргәннәр. Өйләр, урам-нар төзек булган, чөнки безнең халык һәрвакыт чисталыкны яраткан. Балчыктан ясалган чүлмәк савыт-сабалар зур купшылык белән аерылып тормаса да, нык, таза булган. Иген кырларында күкрәп иген уңган, чөнки бабамнар инде шул чакларда ук өчле басу системасын булдырганнар. Олыны олы, кечене кече итә белгән халкым. Кич җитүгә моңлы азан тавышы, хайваннарның тук күшәве, Карвансарайдагы дөяләрнең арып көрсенүләре ишетелеп торган. Тормышның бөтен рәхәтен белеп яшәгән халкым. Әкренләп көн сүрелгән, туган җиремә тынычлык, иминлек теләп, төн җиткән. Кояшның беренче нурлары белән тагын дөнья уянган, тагын шау-шу тулы, мәшәкатьле һәм шул ук вакытта бик теләгән тормыш дәвам иткән. Инде ничә гасырлар узган, ләкин әледән-әле шушы вакыйгалар һаман күз алдыма килеп, мине хыялымда гел үткәннәргә алып китәләр. Хәтер күреп кенә түгел, ишетеп тә барлыкка килә бит, шуңа күрә, белгәнннәреңә таянып, күз алдына китерүе авыр түгел. Еллар узган авылым да элеккеге урыныннан төньяк—көнчыгышкарак авышкан, тагын да сихрирәк булып яши башлаган. Күз алдыгызга гына китереп карагыз әле, --бер ягы калын урман, бер ягы иксез-чиксез болынлыклар чолгап алган уртача зурлыктагы авыл, түбәләре салам булса да, шактый төзек йортлар. Зур урман, Тау башы урамы, Аргы оч, Бирге оч, авылның өченче ягында әрәмәлекләр, әзрәк кенә арырак күлләр тезелгән: Киндерле күл, Зур күл, Кече күл, Балыклы күл, Төпсез күл, Мунчала күле. Бу күлләр халыкны балыклы да, мунчалалы да иткәннәр, болынлыклар исә җиләктәй хуш исле печәне белән, кара җиләге, мүк җиләге, бөрлегәне, карлыганы, юасы белән нинди ачлык елларда да халкымны саклап калганнар. Әбиемнең сөйләве буенча, кич җитүгә, авылның яше-карты күл буйларына, болыннарга чыгып, ял итәргә, көймәдә йөрергә, гармун-тальян сузып, җырларга яраткан. Авыл рәхәт шау-шуга күмелгән. Юк, гел алай бәхетле шау-шуларны гына хәтерләми авылым. Аның хәтерендә кара елларда, аларны михнәтле авазлары да ишетелгән, чөнки авыл аша Ырынбур (Оренбург) юлы узган, ә бу юлдан узганнарның бәхетле җыры түгел, ә бәлки богау чыңы, богау җыры ишетелгән. Монгол яулары җимергәч, бу юлдан Бөек Болгар халкы Яңа Казанга качкан; Казан ханлыгы җимерелгәч, Явыз Иванның камчыларыннан качып, халкым, киресенчә, Казаннан Чулман аръягына күчкән. Яңа режимга каршылар бу юлдан богауларын чыңлатып, Себергә озатылган; күпме декабрист, күпме революционер, ә аннан соң инде күпме репрессиягә дучар булган күпме халык “Лаеш шулпасын” чөмергән.

Ләкин халкым һәрвакыт аң-белемгә омтылган, яңалыкны үз иткән. Революциягә кадәр авылыбызда 6 мәхәллә, 6 мәчет, 6 мәдрәсә булган дип сөйли иде бабам. Бу бит һәр зур урамның үз мәктәп-мәдрәсәсе булган дигән сүз. 1905 елгы революциядән соң ук дөньяви мәктәп оешкан. Аның беренче укытучысы да бабамның абыйсы булган. Бүгенге көндә безнең авылдашыбыз Америка дәүләтенең югары уку йортында физика буенча белем бирә икән, ничек бу авыл халкын надан дисең инде, ә горурланырлык нәрсәләр бар.

Минем әнием бу авылга 1977 елны, университет тәмамлагач, пенсиягә чыккан укытучы урынына эшкә килгән. Мәктәп бу вакытта иске бинада, сигезьеллык булган бу авылның үз кешеләреннән чыгып, укытучы булып эшләүчеләр ул чакта ике генә булса, (никтер күбесе башка җирләрдә эшләгәннәр) ә хәзер мәктәбебездәге 22 укытучының икесе генә килгән кешеләр, 30 лап укытучы башка мәктәпләрдә һәм төбәкләрдә эшлиләр. Мин дә киләчәктә белемле кеше булып, ерак бабамнар рухына тап төшермичә, туган авылыма, туган халкыма хезмәт итәргә хыялланам. Күп еллар узгач, минем кебек кемдер, үз халкының үткәне белән горурланырлык булсын дип, гомерем буе тырышачакмын. Хәзер бигрәк тә зур мөмкинлекләр ачыла бит кешегә. Мәктәпләрдә төрле фәннәр кертелә, үз туган телендә рәхәтләнеп белем алып, тагын да үз телеңдә аны баета аласың. Хәзер инде бөтен уку йортларында да татар телендә белем алып була. Халкым белемлерәк булган саен татар милләте көчлерәк, бөегрәк булачак. Һәр татар кешесе, күкрәк киереп, горурланып “Мин бөек татар халкы вәкиле” дип әйтә алырлык көннәр килүенә мин ышанам, чөнки республикам инде хәзер яшәү өчен алтынчы елын армый-талмый эшли.

Килер бер көн, бөек халкым үз Республикасы, үз районы һәм бигрәк тә үзенең туган авылы белән хаклы рәвештә горурланачак; республиканың шушындый гүзәл почмагында яшәвенә сөенәчәк. Мин дә үземнең киләчәгемне бары тик шушы гүзәл Имәнкискәмдә итеп күзаллыйм. (Гаянов Рубин)