Тимер гасырда (якынча III–VII йөзләр) Идел – Нократ елгалары арасында яшәүчеләргә нисбәтле археологик культура

Беренче тапкыр 1956 елда В.Ф. Генинг тасвирлый. Атамасы Киров өлкәсендәге Азелино авылы янында табылган каберлеккә бәйле рәвештә бирелә.

Азелино культурасы турындагы беренче мәгълүматлар XIX йөзгә карый.

Азелино культурасы истәлекләре А.А. Спицын, П.А. Пономарёв, М.Г. Худяков, А.П. Смирнов, В.Ф. Генинг, А.Х. Халиков, П.Н. Старостин һ.б. тарафыннан өйрәнелә.

Кайбер тикшеренүчеләр фаразынча, Азелино культурасы Пьянобор культурасы нигезендә үсеп чыга һәм Идел аръягында яшәгән ахыргы чор Городец культурасы кабиләләре, шул исәптән фин-угыр кабиләләре катнашында барлыкка килгән дип санала.

Азелино культурасы халкы игенчелек, терлекчелек, балыкчылык, аучылык белән көн күргән, сөяк эшкәртү, тимер эретү-кою һөнәрен белгән (эш, сугыш кораллары, бизәнү әйберләре һ.б. җитештергән). Азелино культурасына балчыктан ясалган яссы һәм түгәрәк төпле савыт-сабалар хас.

Торулыклары уртача 1,5 мең кв.м мәйданны алып торган. Биектау районындагы Соловцово шәһәрлеге якынча 6 мең кв.м мәйданны биләгән. Агач тораклары җир өстенә төзелгән.

Мәетләрне кабер казып җирләгәннәр, мәет белән бергә ат дирбияләре күмү гадәте дә булган. Каберләргә кылыч, сөңге, тимер башлык, ук очлыклары, тимерчелек кирәк-ярагы, уклы садак салып калдыру гадәте дә очрый.

Татарстанда Азелино культурасы истәлекләре Яшел Үзән районының Әйшә, Кама Тамагы районының Сөйке, Лаеш районының  Имәнкискә, Нармонка, Рождествено авыллары, Тәтеш шәһәре янында, Казанның элекке елга порты һ.б. урыннарда (барлыгы 48 истәлек, шул исәптән 13 шәһәрлек, 3 авыллык, 11 каберлек) табыла.

Әдәбият

Генинг В.Ф. Азелинская култура III–V вв. Очерки истории Вятского края в эпоху Великого переселения народов // Вопросы археологии Урала. Свердловск – Ижевск. 1963, Вып. 5.

Автор – П.Н. Старостин

Чыганак: https://tatarica.org/tat/razdely/istoriya/drevnyaya-istoriya/arheologik-kulturalar/azelino-kulturasy