Чал дулкыннар авазы…

Суга салыйм сагышларым ,

Суга салыйм борчуларым

Җилгә бирим уй-зарымны

Җилгә очсын авыруларым

Чулман суы – мәңгелекнең

Син көзгесе, Гасыр кызы,

Күпне күргән, кешеләрнең

Таянычы булган , ахыргысы.

Күпме гомерләр киселгәнгә

Шаһит булган, күп тәннәрне

Агызганнар сиңа салып ...

Аз булдымы тетрәнгәнең ?!

Баш иямен, чал дулкыннар

Сезнең бөек дан алдында

Сездәгедәй чыдамлык һәм

Сабыр сорыйм бер ходайдан.

Зиятдинова Ф. Ф.

Дулкыннар ... Кабат сезнең янга килдем мин. Бер – берегезгә бер дә охшамагансыз сез, йөгерек дулкыннар. Ярга киләсез дә кабат үзегезнең туган өегезгә кереп яшеренәсез. Әйтесең лә миннән качасыз, нәрсәнедер яшерәсез , ниндидер серегез бар кебек . Серле шул сез. Бик күп вакыйгаларны үзегездә яшереп тотасыз, ә бит сөйләшә алсагыз , миңа бөек тарихның серле сәхифәләрен ачар идегез.

Эх, сезне! Шушы мәһабәт имәннәрне кисеп, борынгы бабаларым авылга нигез салганнар. Исемен дә Имәнкискә дип атаганнар. Әлеге авыл барлыкка килгәнче, монда төрле кабиләләр яшәгәннәр. 3-5 йөзләрдә әлеге кабиләләрне кысрыклап, фин-угор кабиләләре килеп урнашкан. Җирле халыклар белән кушылып , матур тормыш корып җибәргәннәр. 6 йөзләрдә ныклап Имәнкискә шәһәрчеге формалашкан. Халкымда авылым турында бик матур риваять яши. Имеш, беркөнне бу җирләргә пәһлевандай гәүдәле Имәнкол атлы бер кеше килеп чыга. Өлкән улына ул үзенең исеменә якын китереп, имән кебек, аның кискәсе кебек нык булсын дип, Имәнкискә дип ат куша һәм шушы улын авылга төпләндереп калдыра, ягъни нигез сала. Менә күпме сер яшеренгән бу җирләрдә. Ә хәзер бу җирләрдә сезнең шау гына ишетелә.

Җитез дулкыннар! 1956 нчы елда Куйбышев сусаклагычы төзелгәч, болынлыклар, әрәмәлекләр су астында калалар.Ә халкымның күңел төбендә алар әле нәкъ эллекегечә сакланалар. Су буеннан күтәрелеп менү белән, олы юл аша чыгасың. Тыз-быз машиналар йөгерешә. Берсе уза, икенчесе... "Бәхетле дә соң бу авыл халкы, табигате нинди матур, олы юлы да бар. Суын гына кара әле. Диңгез бит бу.” Узган – барган кешеләр гел сокланып әйтәләр бу сүзләрне.

Олы юл гел алга әйди. Юл буенча барсаң, бәхетеңне табарсың кебек. Әмма гел бәхетле кешеләр генә узмаган шул бу юл-лардан. Анның хәтерендә кара еллар да, аларның михнәтле авазлары да ишетелгән , богау чыңы, богау җыры күмгән бу юлланы. Ырынбург (Оренбург) юллыннан, монгол яулары җимерелгәч,Бөек Болгар халкы Яңа Казанга качкан; Казан ханлыгы җимерелгәч, Явыз Иванның камчыларыннан качып, халкым, Казаннан Чулман аръягына күчкән. Яңа режимга каршылар бу юлдан богауларын чыңлатып, Себергә озатылган; күпме декабрист, күпме революционер, ә анан соң күпме репрессиягә дучар булган күпме халык "Лаеш шулпасын” чөмергән.

Ә бервакыт шушы юлдан авылга атлы кешеләр килеп кергән, Авыл халкы сагаеп калган : "Чукындыручылар түгелме” ?! Алар каршына ипи тозларын , иконаларын күтәреп,  Аргы очтагы өч урыс гаиләсе килеп чыккан. "Монда урыслар яши икән,-" дип тегеләр кире китеп барганнар. Имәнкискәдән дүрт–биш чакырымда урнашкан Мирәтәк авылына юл тотканнар. Әлеге авылда хәзер керәшеннәр яши. " Мулла абзыйның сүзләре рас килде бит!”- дип халык шаккаткан. Кайчандыр шушы урыс гаиләләре авылыбызга килеп урнашкач , берничә аксакал муллага барганнар, янәсе, куып җибәрергә кирәк бу урысларны".  "Яши бирсеннәр, алар шуннан артмаслар да кимемәсләр дә ,"- дигән мулла абзый. Ничек шулай дөрес әйткән, хәзерге көндә дә алар өч гаилә булып яши бирәләр. Чын татарлар булып дөньяга килүебез белән бәлки без аларга бурычларлыдыр?! Моны сез генә беләсез шул, чал дулкыннар!

Олы юл күңелсез хәтирәләрне дә саклый үзендә . Яшьлегенә сөенеп, тирә -юньдәгеләрне сөендереп яши иде ул. Алмаз, дип яратып исәнләшәсе  иде дә бит аның белән,   " тиздән мәктәпкә керәм,” – дип йөри иде Әлфис. Чәчәк кебек өзелде аларның гомерләре шушы юлда. Олыларның сүзе – алтын. Ләкин... Авыл эчендә узган юлны күтәрткәндә шактый күп туфрак, балчык кирәк була. Авыл картлары каршы чыгалар: " Бу изге җирләр, ярамас,” – диләр. Ләкин кешене кеше тыңлый торган замана булмый, ахры, туфрак шуннан алына. Алынган туфрак өч җиргә туры килә: Чырпы борылышына, Яңа зират артына, авылның тагын бер урынына. Картлар әйтүе юш килә: бу урыннарда әледән- әле хәтәр юл фаҗигаләре булып тора, кеше гомерләре киселә. Ә кузгатылган коллар шәһәрчеге өстенә салынган дачада яшәүчеләр, ниндидер тынычсызлык сизәләр, ул инде әллә ничә хуҗага сатылды. Бәлки, бу туры килү генәдер, кем белә?!

Дулкыннар шавына имәннәр, каеннар шавы килеп кушыла. Тукта әле, каян ишетелә соң бу?! Авыл башында ике зират бар, шуннан икән. Монда борынгы бабаларның рухлары яшеренгән. Зиратта тынлык, фани дөнья мәшәкатьләре онытыла монда. Иске зиратның тирә-ягын карап-чистартып торалар, рәшәткәләр белән тотып алынган ул. Бу зиратка игьтибар зуррак кирәк, каберләр инде тигезләнгән, иңгән, кемнеке икәнен дә белеп булмый. Карап тормасаң, хәзер әрекмән, чүп үләне котырып үсә башлый. Яңа зират гел каралып тора, һәркем үз туганының каберен чиста-пөхтә тотасы килә. Күп каберлекләр чардуганланып, таш куелган, кемнеке икәне язылган. Агачлар шавы аша бабаларымның рухы дәшә сыман: "Мәчетләрне кире торгыздыгыз, дини вәгазьләр тыңлыйсыз, Ураза, Нәүрүзне, Корбан - бәйрәмнәрен олылыйсыз, өлкәннәрне мөселманча соңгы юлга озатасыз. Ә кешеләр күңелендә үзгәрешләр барамы соң? "

Халкым һәрвакыт аң-белемгә омтылган, яңалыкны үз иткән. Революциягә кадәр авылыбызда алты мәхәллә, алты мәчет, алты мәдрәсә булган, диләр. Бу бит һәр зур урамның мәктәп-мәдрәсәсе булган дигән сүз. 1908 елга кадәр дә, авылымның аксакаллары сөйләвенчә, мәдрәсә эшләгән. Ир малайларны мулла абзый, кыз балаларны абыстай укыткан. 1908 елдан соң шәкертләргә белемне Хуҗаәхмәт исемле мөгаллим бирә башлый. Кабан авылыннан Шәмсеруй исемле кыз, безнең авылга килеп, кызларның аң-белемен үстерә. Мәдрәсәгә бик теләп йөргәннәр. 1920 елда башлангыч мәктәп ачыла, дөньяви гыйлемнәр бирелә башлый. 1935 елда мәктәп җидееллыкка, соңыннан сигезеллыкка әйләндерелә. Урта белемне Кече – Елга авылы мәктәбенә йөреп алалар. Җитәкчеләребез тырышлыгы нәтиҗәсендә, 1982 елда авылыбызда яңа, ике катлы урта мәктәп төзелә. Укучыларыбыз рәхәтләнеп урта белем алалар. Мәктәп гөрләп яши. Авылыбыз уртасында 1991 елда мәчет манарасы калкып чыкты. Һәр көн аннан моңлы азан тавышы ишетелә. Азан тавышы, дулкыннарның һәм имәннәрнең шавы бергә кушылып, ерак киләчәккә алып китә.

Киләчәгебез ничек булыр?! Ә киләчәгебез ныклы күренә. Нинди күренекле кешеләр үстергән минем авылым. Арсланов Марат – физика фәннәре докторы, Америка вузларының берсендә физикадан белем бирә, Арсланов Ринат – Казандагы "Аш – су” фирмасының генераль директоры, Шәмсетдинов Нурмөхәммәт – фәнни тикшеренү институтының баш хезмәткәре, Гарифуллин Рөстәм – Авыл Хуҗалыгы министрлыгының баш экономисты, Мөхәммәтҗанов Азат – Идел буе районының эчке эшләр бүлеге җитәкчесе -- подполковник, Мәхмүтов Госман – Эчке Эшләр министрлыгының подполковнигы, Габдуллин Минневәли – Г. Камал исемендәге Академия театры артисты, Әмирова Мәдинә -- Әлмәт театры артисткасы, Якуп Шарапов – КТУ ның профессоры, күп дәреслекләр авторы, "Асылъяр” – Алсу Зәйнетдинова – эстрада җырчысы... Аларның һәрберсенең күңелендә авылым хатирәсе саклана. Сусаганда эчкән чишмә суының тәмен, Чулман суының рәхәт салкынлыгын, комнарының кайнарлыгын, олы юлдан узучы машиналар гөрелтесен, агачларның сихри шаулавын әле дә булса тоялардыр, ишетәләрдер.

Дулкыннар сөйләшә... Ни сөйли алар? Әйе, мин дә нәкъ сезнең кебек, олы диңгезнең бер дулкыны. Ярга тырыша-тырыша килеп бәрелгәнмен. Минем сыман бу ярга күп дулкыннар килер, алар да сезне шулай тыңларлар, имәннәр шавын ишетерләр һәм кабат туган йортларына – олы диңгезгә кереп яшеренерләр. Ә бу диңгез гел шаулар. Аның дулкыннары беркайчан да бер-берсенә охшамас. Һәрберсенең үзенең язмышы, үзенең уйлары, хыяллары, серләре... Ә сез аларны эндәшмичә генә тыңларсыз, чал дулкыннар!

Садриева Резедә, 9 нчы сыйныф.