Әнкәй безне тугачтын ла
Ак биләүгә биләгән,
Ак биләүләргә биләгән
Бәхетең булсын димәгән.
Әби патша юл салдырган,
Безгә ирек бирмәгән.

Катаржан юлы, катаржан юлы,
Татарлар юлы, эх, такыр микән,
Күңелем сизә, шушы юллардан
Газиз башкаем, эх, кайтыр микән.
Катерина, Катерина,
Юлларың такыр,
Катерина, Катерина
Әйләнеп кайтыр.

Кояш чыга әйләнеп,
Ак болытка бәйләнеп.
Насыйп булса, без кайтырбыз,
Без кайтырбыз әйләнеп,
Әби патша юлларында
Богауларга бәйләнеп.

Катаржан юлы, катаржан юлы,
Татарлар юлы, эх, такыр микән,
Күңелем сизә, шушы юллардан
Газиз башкаем, эх, кайтыр микән.
Катерина, Катерина,
Юлларың такыр,
Катерина, Катерина
Әйләнеп кайтыр.

Кай якларга очасың дип,
Кыр казыннан сорадым.
Ул кычкырып җавап бирде,
Мин утырып еладым,
Зәңгәр күктә кыр казларын
Кайтуыма юрадым.

Катаржан юлы, катаржан юлы,
Татарлар юлы, эх, такыр микән,
Күңелем сизә, шушы юллардан
Газиз башкаем, эх, кайтыр микән.
Катерина, Катерина,
Юлларың такыр,
Катерина, Катерина
Әйләнеп кайтыр.

Юл кырыйлап каеннар утыртылган булган. Әле моннан 40-50 еллар элек тә урыны-урыны белән сакланган булган бу юл. Әби-Патша каеннары диләр иде, дип искә ала картлар. Каторжан юлы буйлап утыртылган булган алар. Ул икенче төрле әйткәндә, Себер тракты дип аталган, юлга  таш түшәлгән булган. Бу юл соңыннан кырга әйләнеп, сукаланган. Кыр булмаган урыннарда гына сакланып калган. Элеккеләрнең истәлекләреннән: юлдан каторжан ристаннар уткәндэ, кешеләрнең аһ-зарлары, богау, тимер колодка, чылбыр тавышлары якын-тирә авылларга ишетелеп торган. Әллә кайларга сузылган этап конвоен карап, озатып кала  торган  авыл халкы, чөнки юл авыл уртасыннан узган. "Елый-елый кайта идек",- дип сөйләп калдырганнар элеккеләр,