Дәү әтием - Сәгъдиев Минһаҗ Сәгъди улының якты истәлегенә багышлыйм.

Тәмле төшләр күргәннән соң, иртәнге йокыдан уянулары бигрәкләр дә авыр инде, аеруча ял көннәре. Көн дә буранлап тора, йоклыйсы да йоклыйсы килә. Тик әллә кайдан, аш өеннән килгән тәмле өчпочмак исе ирексездән җылы урынымнан

торгыза, аяк очларыма гына басып, бүлмә ишеген ачып, дәү әниемне сискән-дереп, артыннан килеп аны йомшак кына кочаклап алам:

- Дәү әнием, хәерле иртә, тәмле өчпочмак пешердеңмени, хәзер дәү әтиемне чакырам, ул аны бик ярата бит, - дип әйтеп кенә бетерәм дигәндә, дәү әнинең кулларыннан табагачы төшеп китә. Шулчак минем башыма китереп суккандай, дәү әтиемнең инде ничә көннәр салкын туфрак астында ятуы исемә төшә. Тизрәк дәү әнине юатасым килә, ләкин иреннәремне кыймылдата алмыйм, тамагым кипкән, әйтәсе сүзләрем кайдадыр эчтә югалып, тоткарланып кала. Сүзсез генә дәү әнием белән бер-беребезне кочаклап алабыз, шунда дәү әниемнең эчтән генә калтыранып, сулкылдавын тоям, тыштан инде ул елый алмый икән ләбаса, эчтән елый, күңеле елый икән. Кулларымда аның нәфис гәүдәсен тоям, чиста ап-ак яулыгына күз яшьләрем тама да эреп китә. Дәү әнинең күңелен дә шулай эретәсем килә башлый: “Дәү әнием, дәү әти булмаса, без бар ич, оныкларың, балаларың...” Аңлый алмыймдыр шул мин аның газапларын, яшьрәк шул әле мин.

Әти-әни, сеңлем Алсу, дәү әнием белән озаклап иртәнге ашны ашадык, беркем дә табын янында сөйләш-мәде бүген. Дәү әтиемнең урыны буш, урындыгы да аны сагынадыр кебек тоелды миңа. Ул исән чагында өчпоч-мак та тәмлерәк, шулпалырак, хуш ислерәк тоела иде.

Рәхмәтемне әйтеп, табын яныннан кузгалгач та, кулларым эшкә бармады. Сагынам шул мин дәү әтиемне.

Урамда буран, җепшек кар ява, җил ыжгыра. Тәрәзәгә күз төшерәм, читеннән генә юл күренә. Буран булуга карамастан, машиналар выж да выж очалар гына. Әнә шуларның берсе бәреп китте дә инде минем дәү әтиемне. Ачуым кабара, шуларны туктатасым килә башлый.

Ә дәү әтием, язгы матур кичләрдә, таягына таянып, эскәмиягә чыгып утыра да шуларны карарга ярата иде. Ә мин аны бакчада су сипкән җирдән әкрен генә күзәтәм.

Чибәр иде ул. Шомырт кара күзләр өстендә кап-кара кашлар, шуларга охшарга теләгәндәй сызылып киткән кара мыеклар, кәләпүше астында инде чаларган чәчләре күренеп китә. Елмайганда чокырланып торган алсу битләре үзенә бик килешле иде.

Яшь чагында ул чегән биюен бик оста башкарган, әгәр чегән егетләре күрсә, көнләшкән дә булырлар иде әле. Без аны еш кына биергә кыстый идек. Бик ялындыргач биеп тә күрсәтә иде, шул чагында ул әллә ничә яшькә яшәргәндәй була.

Яшь чаклар... Аның яшьлеге дә безнеке кебек булмаган шул. 

Сигез яшендә әнисез калган ул. Шуннан башланган инде аның гомер сукмаклары. Ятимне кем якласын колхоз эшенә җиккәннәр, печән өстендә печән чапкан, печән җыйган, урак өстендә урак урган, көлтә куйган, хәтта язларын сука сукаларга да туры килгән. Яклаучысы да, иркәләүчесе дә, сусаганда су бирүчесе дә булмаган мескенкәемнең.

Безнең яшь чагыбызга сокланып, шулай үзенекен искә төшереп утырырга бик ярата иде шул ул.

Яшьлек! Учактагы утлы күмерләрдәй кайнар син, тау куеныннан бәреп чыккан салкын чишмә суларыдай саф син, яшь кызлар күңеледәй нечкә син, мәгърур тау кыясыдай горур син, әкияттәге пәһлеваннардай көчле син, таң җилләредәй назлы син, зәңгәр киңлекләрне иңләп очкан кошлардай бәйсез син!

Яшьлегенә генә куанып яшисе, унҗиде яше дә тулмаган дәү әтием армия хезмәтенә алына. 1944 нче ел... Яп-яшь кызлар күзләп йөрерлек кенә утыз егетне Арча районына җыялар. 500 кешедән торган команда Көнбатыш Украинага озатыла.

Такта вагонда ничә тәүлек дөнья газапларын күрә-күрә барганын әллә ничә кат сөйләгәне бар иде аның. Караңгы, идәненә салам җәелгән салкын вагон. Төнлә черем итеп аласы килгәндә утырыр түгел, басар урын да юк. Октябрь азаклары булганга салкын. Өсләрендә әле җәйге киемнәр. Башларында “Кая алып баралар?” дигән кайнар уй.

Иртәләрен, яшь күңелләрне кытыклагандай, такта ярыкларыннан гына төшкән кояш нуры... Ул нурларда әллә ничә мең тузан бөртекләре уйнаклый.Әнә шул тузан бөртекләре түгелме соң бу яшь-җилкенчәк егетләр?! Юк, алар мондый авырлыкларга гына түзәргә тиеш, тузан бөртеге булырга кирәкми. Сугышта җиңепкайтырга тиешле алмаз бөртекләре бит алар. Бу егетләрнең ярсу йөрәкләре әллә нинди батырлыклар эшләргә дип тибә, күңелләре белән инде алар әллә кайчан сугыш кырында.

Шунда берсе татар җырын сузып җибәрә. Ул җыр күңелнең әллә кайларда адашып торган кылларын чиертә, туган яклар искә төшә, озатып калган әниләре, апалары, сөйгән кызлары күз алдыннан үтә. “Һичшиксез җиңәргә!” дигән уй килә дәү әтиемнең башына һәм шул уеннан ул беркайчан да кире чигенми. Көнбатыш Украинаның Волынь өлкәсе Луцк шәһәре... Аларны, татар егетләрен, төрле частьләргә бүләләр. Дәү әтиемне 169нчы укчылар полкы кабул итеп ала.

Хәрби әзерлек үткәннән соң, ачы сугыш кырына дәү әтием тәүге кабат 1 март көнне барып керә.Украинадагы бандаларга каршы көрәш була ул.

1 март... Бүген дә 1 март. Шушы хәлләргә инде 61 ел вакыт үткән, үзе бер гомер...

Канлы сугышларда дәү әтием әллә ни кадәр иптәшләрен югалта.

Украина урманнарында ятып калган хәбәрсез югалганнар... Ә өйдә алардан өчпочмаклы хатлар көтеп аналар, апалар, кызлар, киленнәр елый, балалар ятим кала. Рәхимсез, дәһшәтле сугыш Уйларымны азан тавышы бүлә. Яратам да соң шушы серле һәм моңлы тавышны. Дәү әтием дә ярата иде. Мәчет ачылуга, ул беренчеләрдән булып намазга йөри башлады. Сакал–мыекларын пөхтәләп төзәтә, ап–ак күлмәген, кара костюмын. , чиккән кәләпүшен киеп көзге. каршында тәмләп кенә купшылана да әкрен генә. саубуллашып чыгып китә. Аның кайтуын дәү әнием тәмле чәйләрен әзерләп көтеп тора, таба ашларын пешерә. Без дә ул кайтуны көтәбез, аның янында түгәрәкләнеп чәй эчәргә яратабыз. Шунда ул безгә үзенең вәгазьләрен дә әйтеп ала: 

- Кызым, чәчләрең матур, озын, бер үк кистерә күрмә, озын чәчле кызлар әдәпле, инсафлы, күркәм булып күренәләр кеше күзенә.

- Алсу кызым, апаң кебек тырышып укы, үрнәк ал, апаң бик мәрхәмәтле бала.

Дәү әнием пешергән тәмле күмәчне ала дәү әтием, олы куллары белән урталай бүлә, берсен сак кына янына куя, икенчесен кулларына кадерләп тотып ашый башлый. Шулчак аның күзләре яшьләнгәндәй була:

- Кызым, сезнең бабагыз бар иде. 1941елны сугышка китеп, 1943 елның маенда тирән җәрәхәтләр белән авылга кайтты. Бик сызлана иде. Авылда ачлык, нәрсә ашарга белгән юк. Ярый әле болыныбыз бар, шуннан язын юа, җәен карлыган, кара җиләк, балан, миләш ише җимешләр белән тамак ялгыйбыз, менә мондый хуш исле күмәчләр төшкә генә керә иде. Бабагыз тән җәрәхәтләреннән түгел, ачлыктан, күңел җәрәхәтләреннән дөнья куйды көз көне. Аны олылап җирләдек... Дөньяда ризыктан да олырак нәрсә юк, аның кадерен белегез.

Күзләрем өстәлдәге сеңлем Алсу кертеп куйган "Татарстан” газетасына төшә. Дәү әтиемнең соңгы елларда иң яратып укыган газетасы бит әле бу. Җиңүнең 60 еллыгын түземсезлек белән көтә иде, газеталардан законнар турында укып ала да әкрен генә ахирәте, туганы Нургали абыйга юнәлә. Икесе шулкадәр рәхәтләнеп сөйләшеп утырырга яраталар. Беркөнне 9 Май турында сөйләшкәч, дәү әтием Бөек Җиңүне сугышта ничек каршылаганнарын сөйләгән иде.

Украина урманнары... Нишләптер бу иртәдә бар дөнья тирән тынлыкка чумган. Хәтта кич өздереп, күңелләрне җилкендереп сайраган сандугач та тавыш – тынсыз

калган. Әллә кайдан борынга әче төтен исе катыш пешкән бәрәңге исе килеп керә. Алдагы көнне бер украин хуторыннан тәмәкегә алыштырып алганнар иде. Каравылдагы иптәше шуларны пешереп йөридер. Шулчак рота командиры йөгереп килеп рәхәт йокыга чумган солдатларын сискәндереп җибәрде. Күзләрендә яшь, сүзсез катып калды. Шунда аның иреннәре кыймылдый төште, һәм ул ярымпышылдап кына: Иптәшләр, Җиңү! – диде дә, артына чигенеп, юан нарат агачына барып сөялде, аның шатлык тулы күңеле чыдый алмады, чуерташлар арасыннан саркып чыккан чишмә төсле челтери иде. Ул үзенең иптәшләренә сиздерми генә елый. Моны бары тик үзенең эчкерсез күңеле белән дәү әтием генә тоя иде.

Җиңү шатлыгын ишеткәч, бөтен командалары белән бар урманны уятып, янгыратып, автоматларыннан өскә салют атканнар алар. Юк, бу аларның соңгы атулары булмаган әле, Бөек Җиңүдән соң тагын алты ел туган якларына кайта алмаган ул, Украина җирләрен төрле бандалардан арындырган алар. Үзенең хезмәтен намус белән үтәп, туган авылына керсез күңеле белән кайтып төшкән ул.

Бер күрүдә дәү әниемә гашыйк булган. 1951 елның 6 июнендә алар никахлашып яши дә башлаганнар. Бер – бер артлы дүрт балалары дөньяга килгән. Үзе колхозда эшләгән, бригада белән балык тоткан. Дәү әтием ачы бала хәсрәтләрен дә күргән, 1978 елда кызы Халидә, озакламый төпчек улы Рамазан үлеп китәләр. Сугыш кыенлыкларын горур кичергән дәү әтиемнең шомырт кара чәчләренә шул вакытта чал керә башлаган да инде. Тыныч тормышта шундый үлемнәр диген, ятим калган оныклар...

Соңгы елларда дәү әнием дә еш авырды, хастаханәләрдә ятарга туры килгәләде аңа. Дәү әтием бик борчыла, тәрәзәгә килә дә: "Ходаем, Әминәмнән калмасам ярар иде, хатыныннан калган ир – ат бик бәхетсез була, югыйсә бер генә җан иясен дә рәнҗеткәнем булмады, мондый ачы хәсрәт бирә күрмә!" – дип пышылдаганын еш ишетә идем мин аның.

Дәү әтием !.. Бигрәк тиз, фаҗигале төстә китеп бардың шул безнең яннан.

Ә без 9 Майны синнән дә түземсезләнебрәк көтә идек.

Син бит безнең горурлыгыбыз, безнең иң якын кешебез, безгә гомер бирүчебез, илгә тынычлык өстәп торучыбыз идең. Хыялымда сиңа чәчәк бәйләмнәрен бирүемне, синең безгә елмаеп рәхмәт әйтүеңне әллә ничә кабат күргәндәй булам. Шунда бар халык безгә карый. Үзләренең якыннарын югалткан әби - апалар кулъяулыкларының чите белән генә, бәгырьләрен телгәләгән хатирәләргә бирелеп, күз яшьләрен сөртәләр.

Укучылар, матур киенеп, бакчаларыннан яңа өзгән лалә, нәркиз чәчәкләрен һәйкәл тирәсенә куялар. Кып – кызыл лалә чәчәкләре... Кояшта алар тагын да ямьләнәләр, кызара төшәләр, комач төсенә, Кызыл Байрак төсенә керәләр. Кызыл Байракның сугыш вакытында нинди олы нәрсә икәнен беләбезме соң без, яшьләр, укучы балалар?! Юк, аны бары тарих кына белә хәзер. Соңгы тамчы канына кадәр сугышкан безнең әтиләр, бабайлар, ә кулларыннан Кызыл Байракны төшермәгәннәр. Билләренә шул Байракны һәм гранаталар бәйләмен урап танк асларына ташланганнар, яшь гомерләрен кызганмыйча, дошманнан үч алганнар. Безгә, яшь буынга, моны һич тә онытырга ярамый. Сеңлем белән кич урамга чыгып, саф һавада йөрергә яратабыз. Ә бүген кич шундый матур. Көндезге көчле бураннан соң, күк аязган, ә андагы йолдызларның иге – чиге юк. Кара син аларны безгә ничек күз кыскалап алалар!

Имештер, кешенең рухы ерак йолдызларга күчә икән. Әнә теге елмаеп, җемелдәбрәк янганын минем дәү әтиемне хәтерләтә. Икенче тормышта да йолдыздай балкыйсың бит син, дәү әтием. Балаларың, оныкларың сине беркайчан да онытмас. Синең үткән гомерең дә йолдыздай балкысын. Синең  акыллы сүзләреңне һәрвакыт тыңларбыз, исебездән беркайчан да чыгармабыз. Олыларның сүзләре – алтын сүзләр. Тыныч йокла, дәү әтием!..

11нче сыйныф укучысы Сәгъдиева Резедә.

 

Алдагы биткә күчү