Язучылар, шагыйрьләр кеше күңелен карурманга тиңлиләр. Ә мин исә аны ачылмаган калын фотоальбом итеп күз алдына китерәм. Иясенең рөхсәтен аласың да, рәхәтләнеп битләрен актарасың! Никадәр язмыш, никадәр фаҗига, никадәр сагыш—хәсрәт, никадәр бәхет—шатлык монда. Ә инде иясе синең каршыңа утырып, һәрбер “рәсемгә” аерым тукталып, хатирәләрен яңарта икән, бәхетең баса. Минем бәхетем бар. Дәү әтиләргә дә, дәү әниләргә дә бай булдым--әле карт әбиләрем дә бар иде (гел дога укып кына утырганга берсенә “әппәр” әби дип, еракта торганга, икенчесенә “кунак әби” дип дәшә идек). Әллә үзем кызыксынаучан булганга, әллә башка сәбәп белән, дәү әниләр сөйләгәннәр әле дә хәтеремдә... Чөнки мин аларны күңелем аша уздыра идем, минем яшемдә булганнар бит алар ул чакта. Үзем тыңлыйм, ә күңелне бер сорау борчый: “Ә мин алар кебек була алыр идемме икән? Безнең буын ничектер “сыеграк” кебек?!

Ә истәлекләр күп... Хатирәләр берсе артыннан берсе сөйләнә тора... Сугыш башланганда Фатыйма дәү әниемә 12 яшь тулган гына була. “Кунак әби” - аның әнисе. Гаять йомшак, бер дә ачулана, орыша белми торган карчык иде мәрхүмә, авыр туфрагы җиңел булсын. Өйдә әнидән кала тагын өч бала, иң кечесенә әле яшь тә юк. Барлык кеше хәленнән килгәнчә хезмәттә. Әледән-әле авыл советына исемлек китереп торалар: фәлән кадәр кеше окопка, фәлән кадәре урман кисәргә... Исемлектә, гадәттәгечә, һәрвакыт әби дә була. Йомшак икәнен, дәшмичә генә теләсә нинди хезмәтне башкарасын белгәнгә, авыл советы аны “ярата”. Дәү әни айлар буена имчәк баласы өстенә тагын ике кечкенә белән өйдә кала: тамакларын тук, өсләрен бөтен тотарга, йорт-җирне туздырмыйча, булган хайваннарны карау никадәр мәшакать икәнен үз башыңнан узса гына беләсең. Алдагы исемлек килгәч, әнисе урынына урман кисәргә үзе китә. “Заманасы авыр булса да кешеләр бик тәртипле иде, --дип сөйли ул безгә,--урман кисүдә безнең кебек үсмерләр дә, буй җиткәннәр дә, бронь калган ир-атлар да бар. Эшләп кайтып әзерләнгән ашны (ашны хәтерләткән нәрсәне) “чөмергәч”, һәркем урынга барып ава. Йоклау ниндидер бер зур бинада, аның идәненә салам түшәлгән, һәркем шунда йоклый. Яныңда кем икәнен иртән уянгач кына күрәсең. Дүрт тапкыр берәр айга урман эшенә бардым, бер тапкыр да, кемгәдер тигәннәр икән, кыз балага кагылганнар икән, фәлән нәрсәне урлаганнар икән, дигән сүзләрне ишетмәдем",--дип, заманасы өчен горурланып куя ул.

Менә икенче хатирә ...

Дәү әнинең әтисе Закир фронттан яраланып кайта, аңа бронь бирәләр. Биектау урманында урман кисәргә яраклы була күрәсең, бер елга (!) шунда җибәрәләр. Эшләре авыр булганмыдыр, шулай тиеш булганмы, әллә үз тамагыннан үзеннән өзеп җыйганмы—дәү әни анысын белми—ләкин, атнага җиде түгәрәк ипи була иде әтинең, дип искә ала дәү әни. Кукмара районының Адай авылыннан Биектау урманына кадәр 70—80 чакырым бардыр, шушы кадәр юлга 14 яшьлек дәү әни белән иптәшкә энесен ияртеп, әби атна саен барырга рөхсәт бирә. Хәзерге акыл белән аңлап булмаслык хәл бит бу. Ике бала-чага, белмәгән юл, әле бит урманда да бабай адресы язылып куелмаган. Бер чана ипи төяп, ничек исән-сау кайтып җитә алдылар икән алар, “Алланың кодрәте киң, юлыбыз гел уңа иде. Әле юлаучылар очрый, әле шул урманга эшкә баручылар үзләре янына алалар иде. Бер дә начар ниятлеләргә юлыктырмады,”—дип йомгаклый сүзен.

Ә икенче дәү әнием Лаеш районында, үзебез яшәгән авылда, күршебездә генә яши. Аның яшьлек еллары да истәлекле. Дәү әни 17 яшеннән, үзе әйтмешли “бирбувкы” (вербовка икәнен белсәк тә, төзәтмибез инде) белән, Казанга, пороховой заводка эшкә китә. Бу 1939 нчы ел азагында була, 1946 нчы ел азагында гына яңадан туган авылына кайта. Башка нәрсәләрне бик яхшы хәтерләмәсә дә, заводтагы хезмәтен истә яхшы саклый. Сөйләшкәндә, әйтерсең, снарядлар эшләү буенча белгеч сөйли, граммлап, сантиметрлап сөйләшә. Алар “стотридцадкалар” эшләгәннәр, икенче төрле әйткәндә шул үлчәмле снарядлар. Әби эшнең бөтен технологиясен хәтерли, чөнки атнага бер тапкыр, телдән имтиханнар була, ә инде, әзер товарда ялгыш китсә, Алла үзе сакласын, “халык дошманы” булуың да бар. Без үзебезчә, көлешеп: “Әби, синең белән без хәтта снаряд та ясый алабыз икән,”—дибез. Ә ул чынга ала. “Юк, аны өйдә ясап булмый. Безнең цехка кергәнче күп этаплар уза иде, боларын мин белмим, “—ди. Яхшы эшләгәнен дәллиләп, күп санлы грамоталарын, Стахановчы таныклыгын, медальләрен күрсәтә. Иң кадерле ядкарь итеп сакланып калган (ниндидер сәбәп белән товар алынмый калган) “второй список” дигән печатьле кәгазь күрсәтә. Бу кәгазь, беренчедән, яхшы күрсәткечләр белән эшләгәннәргә билгеләнгән, шул нигездә, өстәмә 800 грамм икмәк, сало бирелгән. “Яхшы эшләгәнем аркасында тамагым да тук, өстем дә бөтен булды, әле авылдагы әнием белән туганнарымны туендыра ала идем, “—дип сөйли ул. 12—14 сәгать өчәр норма эшләп, җиңүгә үз өлешен керткән бу дәү әнием белән тагын да күбрәк горурланам мин.

Хәтер альбомы бик калын. Андагы хатирәләр дә хисапсыз. Әйткәнемчә, аларда--тарих. Безнең тарих. Онытырга ярамый торган тарих.

Гаянов Рубин.

 

Алдагы биткә күчү