Гәрәева Зәйнәп Мөхәммәтгали кызы

70 ел үтсә дә, сугыш китергән тирән хәсрәт, күңел ярасы онытылмый. Күпме сабый әтисез, күпме ана баласыз, күпме кызлар, күпме хатыннар тол калды ул елларда. Әле хәзер дә алар югалткан кешеләрен көтеп яшиләр.

Өлкәннәр белән бергә сугыш камытын бик иртә кияргә мәҗбүр булган, ач-ялангач килеш колхоз кырларында, терлекчелек фермаларында эшләгән, урман кискән, заводларда станок артында көнне төнгә ялгап эшләгән сугыш чоры балалары алар.

Аларның балалык чоры булмады. Күп балалар ятим кала, әтиләре сугыш кырында һәлак була. Алар хәзер өлкән булсалар да, күңелләре һаман китек.

Бөек Жиңүнең 70 еллыгы унаеннан, без 2 сыйныф укучылары белән Зәйнәп апаларда кунакта булдык. Очрашуның исемен "Истә, һаман да истә...."дип атадык. Сугыш вакытын, сугыштан сон авыр вакытларны -барысын да искә төшердек  Гәрәева Зәйнәп апага сугыш башланганда 13 яшь була. Балаларнын: "Әби ! Балачакта нинди уенчыклар белән уйнап үстең?"-дигән соравына,балачагым урманнан утын ташып узды,ә нәрсәләр ашап үстең ?-дигән сорауга, черек бәрәңге белән кычыткан,”- дип җавап бирде Зәйнәп апа, күз яшьләрен сөртеп.

Сугыш чоры балаларын бу дөнья сынаган. Утларына салып яндырса да, бозларына салып туңдырса да, сындырмаган аларны бу дөнья. Ә бит уйлап карасак, сындырырдай итеп сынаган ул аларны...Зәйнәп апа хәзерге тормышка бик рәхмәтле. Без аңа саулык, озын гомер телибез.


 

Фатыхова (Измайлова) Әминә Мирзаевна

Фатыхова (Измайлова) Әминә Мирзаевна 1932 елда  13 гыйнварда Свердловск областе Кушва поселыгында туа. 2-3 яшьләрдә Мәгъфүрә әнисенең абыйсы  Гариф абый аларны Имәнкискә авылына алып кайта.

Сугыш башланган вакытта, Әминә апага 9 яшь кенә булган. Аларның гаиләсенә һәм башка гаиләләргә дә бу чор бик авыр булган. Чөнки киергә киемнәр булмаган, ачлык һәм тормышны алып бару авыр булган. Ул көндез әнисенә булышкан, ә кич белән мәктәпкә йөргән. Ут булмаганга күрә, балалар лампалар яктысында укыганнар.

14 яшендә колхозда эшли башлаган. Төрле эшләрдә эшләгән. Колхоз кырларында көннәр буе эшләгәннәр, утын эзерләргә җибәрелгәннәр, яз-көз “зерна-завод”ында эшләгәннәр. Эшләгән көннәр өчен “таяк” куя торган булганнар. Хезмәт өчен он белән түләгәннәр.

Сугыштан соң да яшәргә бик авыр булган. Хөкүмәткә налог түләгәннәр: сөт, күкәй, ит, сарык йоны белән. Көне буе колхозга хезмәт итеп, үзеңнең хуҗалыгыңны йә иртә, йә бик соң, кич белән генә карарга вакыт тигән. Бу вакытларда бәрәңге бакчаларын кул белән казыганнар, утыртканнар. Хайван асрарга да авыр булган, печәнне төрле җирләрдән чабып алып кайтып, киптереп, тезмәгә тутырганнар.

1954 елдан башлап кына хезмәт хакын түли башлаганнар. Ул 20 тиен генә булган.

1957 елда Фатыхов Хатыйп Фатыховичка кияүгә чыга. Аларның 4 балалары туа: Нурзидә, Хәйдәр, Харис һәм Ания. 1964 елдан башлап пенсияга чыкканчы кибеттә эшли.

Хәзер Әминә апага 82 яшь. Ул бөтен тормышын үзе алып бара. Ул бик тырыш кеше. Шундый авыр сугыш елларын кичергән кеше белән мин сокланам.


 

Мөхәмәтдинова Вәсимә Мөхәмәтдин кызы.                                                                 

Мөхәмәтдинова Вәсимә 1925 елның 25 нче августында Чаллы районының (хәзерге Тукай Районы) Биклән авылында туган. Сугыш башланганда 15 яшендә була. Биклән авылының мәктәбендә 7 нче сыйныф тәмамлый.  Акча җитмэү сәбәпле 8 сыйныфка күчми (күчер өчен 150 сум акча кирэк була). Сугыш башланганнан соң  4 ай үткәч аны 6 айга  Мәләкәс урманына имән кисәргә җибәрәләр. Аннан кайткач сал салларга җибәрәлэр шуннан соң 6 ай сугышка әзерлиләр. 6 ай үткәч 7 тапкыр военный комиссия үткәрелә ( җидесендә дә  сугыш өчен яраклы була), ләкин аны сугышка алмыйлар, колхозга эш куллары кирәк була. Сугыш беткәнче колхозның иң авыр эшләре аның кулында була


 

Габдуллина Мәдинә Габдулла кызы.

22 октяберь 1929 ел туган. Мәдинә апага сугыш башланганда 12 яшь булган. Аларның балачаклары бик авыр булган. Мәдинә апа әйтте: безгә ашарга ризык юк, кияргә кием юк, диеп. Алар черек бәрәнгеләр, алабута ашы пешерем ашаганнар. Иң авыры кыр эшләре иде, дип әйтеп китте


 

Габдуллин Рамазан Габдулла улы

Габдуллин Рамазан Габдулла улы, сугыш чоры баласы, 1939 елның 26 октябрендә Лаеш районы Имәнкискә авылында дөньяга килә. 1941 нче елны, сугыш башланганда, аңа нибары 1 яшь кенә була.”Сугыш вакытында иң узәккә уткәне – ачлык иде”, -  ди ул, -  “Черек бәрәнгедән пешкән ипи, кычыткан, гомумән, нинди уләннәр бар, шулар белән тукландык”. Рамазан абыйның әнисе – Гарипова Фәхергаләм – “стахановчы” буларак танылган була. Ул бик тырыш, максатчан, көчле булганга гына балаларын шул авыр вакытларда аякка бастыра алган. Сугыш тәмамланганда, Рамазан абыйга 6 яшь була. Сугыштан соңгы чорда да ачлык интектергән. Рамазан абый әйтүенчә, бары 1953 нче еллар тирәсендә генә чын ипи ашый башлаганнар.

 


                     

Галимова Бәян Галимулла кызы.

1929 елның 12 июнендә Лаеш районы Имәнкискә авылында  гаиләдә уртанчы бала булып дөньяга килә. Аның абыйсы сугышта үлеп кала, ә 5 яшькә кече энесен үзенә карарга туры килә. 12 яшендә тылда хезмәт итә башлый. Сугыш чорында аңа бик күп авырлыклар очрый. Ачлык, салкынлык, утын җитмәү, кием җитмәү, күпме югалтулар – барысын да кичерергә  туры килә аңа... Азык җитмәгәч, нинди ел фасылы булуына карамастан, чит кырлардан черек бәрәңге эзләргә, кыш көне, утын җитмәгәнгә, рәтле чабатасы булмаса да, урманнарга барырга мәҗбүр була ул. Чабата алу өчен, бик зур чират булган. Ул вакытта чабата да, башка кием-салымнар да җитмәгән. Еш кына черек бәрәңге һәм утын өчен агач эзләүчеләрне куа торган булганнар. Шул ук вакытта ул энесен дә караган  һәм тәрбияләгән. Барлык сугыш чорында күргән авырлыклар аның үзәгенә үтеп калган, һәм аларны берничә җөмлә белән генә аңлатып булмавын белдерә ул. “Без күргәннәрне беркемгә дә күрергә язмасын...” дигән теләктә кала тыл ветераны Галимова Бәян Галимулловна.

                                             


 

Гарипов Вильдан Гариф улы.                        

Имәнкискә авылында гомер итүче Вильдан        абыйга 1 июньдә 98 яшь тула. Вильдан абыйга   карап  аны   бер гасырга   якын   яшәгән дип  һич      әйтеп        булмый.        Чөнки  ул  әле  үз  күзләре белән күрә, яхшы ишетә, саф һавага чыга.  Хәтере әйбәт.  Вильдан абый 1916 нчы елның 1 июнендә Имәнкискә авылында туган.4 классны тәмамлый. Үсмер чагында ул умартачы һөнәренә өйрәнә һәм Спас районынада умартачы һөнәренә укып кайта. Бөек Ватан сыгышы башланганда аңа 25 яшь була. Ләкин ул сугышка бик каты авыру сәбәпле бармый кала. Сугыш вакытында барлык авылдашлары кебек үк тылда эшли. Вильдан абый бик күп эшлэр башкарган.  Утын турауда булган. “ 30 куба метр норма иде”- ди. Ул җәен умартачы, кышын бригадир булып эшләгән. Авыр сугыш елларында барлык эшләр хатын-кызлар һәм картлар өстендә булган. Ләкин алар авырлыкка бирешмичә тырышып эшләгәннәр. Вильдан абый хезмәт ветераны. Ул хезмәтләре өчен “ За трудовые услуги”, “За доблестный труд” дигән медальләр белән бүләкләнгән. Вильдан абый 1946 нчы елны Миннебанәт апа белән тормыш кора. Матур гомер кичерәләр. 1 малай үстерәләр. Хәзерге көндә малае һәм килене тәрбиясендә яши һәм ул бик бәхетле.


 

Фаттахова Хөсниҗамал  Габидулла кызы

Сугыш, 1941-1945 еллар. Һәр кеше, һәр бала, ачлыктан тилмерә. Хатын-кызлар урак остендэ. Һәр кеше өмет белән сугыш беткәнен көтә. Шул сугышта күпе кешенен гөмере өзелә, күпме бала ятим кала. Бу елларда күпме кеше газап утларында яна.

Минем дэү әнинең исеме Хөсниҗамал. Ул шул еллар баласы. Сугыш башланганда аңа нибары ике генә яшь булган. Ләкин (дәү әниемнең сөйләве буенча) ул берничэ, гөмерендә онтыла алмаслык ,вакыйгаларны истә калдырган. Әнисе  эштэ чакта, дәү әнием ,аны кайтканын түземсезлек белән көткэн, ә ул балалары өчен тир түгеп эшләгән. Әнисе һәм апалары белән кырдан тырыша-тырыша черек бәрәнге  җыйганнар(ул елларда җирләр уңдырышсыз булган). Бервакыт кырда иген янган ,ә авыл кешеләре шул ялкынлы кырны ничек саклап калырга белмәгәннәр.Аның  абыйлары сугыш кырында башларын салганнар, әниләрен ничек юатырга белмәгәннәре барысы,барысы дәү әниемнең хәтерендә мәнге калачак. Әйе, хәзер беркем диярлек андый кичерешләр белән яшәми, кешеләр нәрсә теләсәләр шуны ашыйлар, нәрсә теләсәләр шуны эшлиләр.


 

Закирова Бибиразыя  Закир  кызы.

Разыя апа 1939 нчы елның 19 нчы сентябрендә дөньяга килә.Разыя апа сугыш турында бераз сөйләп ките : “Миңа сугыш башланганда 2 яшь булган (ул вакытта булган вакыйгаларны кая бала хәтерендә калдырсын инде) . Сугыштан соң бөтен җирдә ачлык, тамак туйдырырга ризык та юк...

Апа белән икәү бәрәңге казыганда, черек бәрәңге-ләрне аерып бара идек, аннан шуларны киптереп, әни кумәч ясый иде... Үгез җигеп утынга бара идек... Кайткач утыннарны кисәкләп куя идек. Кырга юа ашарга бара идек, аларны җыеп кайтып өйдә дә ашый идек. Җиләкләргә йөри идек, чиләк-чиләк алып кайта идек.  Печәннәргә йөри идек. Миңа бу вакытта 11- 12 яшьләп булгандыр. Дәү абый (Нурмөхәммәт) чабата ясап бирә иде, шуларны киеп йөри идек инде.

Сугыш барышында 1942-1943 нче  елларда әтине төрмәгә утыртканнар... Яңа Җирдә үлеп калган әти, аны бер дә хәтерләмим...

Өйдә ашарга ризык булмагач, әни урак вакытында учлап кына арыш алып кайта торган булган. Беркөн милиция өебезгә кереп, тентү ясаган, 1 кг арыш табып, әнине 1943-1944 нче елларда 3 айга Чистай төрмәсенә утыртканнар. Шушы белгәннәремнән башка берсен дә хәтерләмим мин…


 

Миннуллина Әлфия Хабибулла кызы

Минем  әбием Әлфия 1941 елнын  сентяберендэ  сугыш  башлангач  туа. Ул  туганда  әтисе  сугышка киткэн. Эбием бер вакытта да әтисен курмәгән , әти дип тә  әйтә алмаган. Тугач 2 ай булганда әнисен окоп казырга  жибәргәннәр.Әбием әбисе һәм бабасы кулында калган. Әнисе кайтканда аңа 5 айдан артык булган. Кайтып кергәч, ул әнисен танымаган. Көннәр утә торды, сугыш туктамады, әнисе авыр хезмәт иткән, ачлы-туклы ускәннәр.  Ашарга булмаган, киергэ булмаган. Укырга  кергәч,  укырга китап булмаган, язарга ручка булмаган, дәфтәр булмаган.  Каз канатыннан ручка ясап язганнар. Укып бетергәч, почтага хат таратучы булып  эшкэ кергән.  Шуннан Уфага  укырга жибәргәннәр. Укып кайткач, 42 ел почтада хезмәт иткән. Җәй көннәре колхозга эшкэ жибәргәннәр.


 

Зыяутдинова Нәгыймә Әхмәтҗан кызы

Минем әбиемнең исеме Нәгыймә. Ул 1939 елның 28 нче декабрендә Лаеш районы Пәрәу авылында туган. Әбигә гомер юлында ниләр генә күрергә туры килмәгән.

Сугыштан соңгы авыр еллар булган. Әбинең атасы Әхмәтҗан сугышта катнашкан, шул сугыштан ул 2 нче группа инвалид булып кайткан. Әби атасы белән бергә"уфалла" арбасы алып,  урманга корыган чыбыклар җыярга барган булган.  Аны курка-курка гына җыеп арбага төягәннәр, аннан кайтырга чыкканнар, чөнки берәр кеше күрсә бик начар булган. Салам, сыер тизәге җыеп өйләрен җылыта торган булганнар.

Әби сөйләүләре буенча элек яз көне хуҗалыкларны көчләп заемга яздырганнар. Әбинең әнкәсенең Сәйдә апасын заемга  язылмагач (язылсаң түлисе, ә нәрсә белән түләргә, бернинди мөмкинлек юк) аны өйдән алып чыгып киткәннәр дә бер караңгы бүлмәгә ябып куеп бер төн кундырганнар, курыксын диеп. Колхозда көне-төне эшләгән өчен таяк кына сызып барганнар, бер грамм да ашлык бирмәгәннәр. Урып-җыю башлануга район түрәләре ашлыкны дәүләткә тапшырганнар. Ач балалар, карчыклар качып-посып кына комбайн  урганнан соң калган башакларны җыйганнар.

Элек хуҗалыкта терлек-туар, кош-корт булмаса да, дәүләткә 50 килограмм ит, 300 литр сөт яисә 15 килограмм май, 200 данә йомырка һәм башка продукцияне тапшырырга тиеш булганнар. Әгәр колхозчының бәрәңге җире 25 сутыйдан артса, артык җиргә утыртырга рөхсәт булмаган.Авыл кешесен әнә шулай матди  яктан да,  рухи яктан да кысканнар, рәнҗеткәннәр.

Ярый әле Аллаһы Тәгалә әбиләрне ачтан үтермәс өчен ризыгын биргән: язга чыгу белән, пычракка батып, черек бәрәңге җыеп алып кайта торган булганнар. Җәй көне кузгалак, кәҗә сакалы, кычыткан, балтырган, акбаш  җыеп ашаганнар. “Менә безне үлемнән шулар саклап калды”, диеп әйтә хәзер минем әби.

“Хәзерге тормышым бик яхшы”, -  ди әби. Алар бабай белән 4 бала тәрбияләп үстерделәр. Балаларның үз гаиләләре бар, балалар үстерәләр. Әсхәт исемле малайлары үз гаиләсе белән Казан шәһәрендә яши. Мәсәлим уллары күрше Чирпы авылында яши, үз гаиләсе белән. Кызлары Назирә белән уллары Фазыл, ул минем әти дә әле үз гаиләләре белән Имәнкискә авылында яшиләр.  Бүгенгесе көндә әби белән бабайның 9 оныгы бар һәм 2014 елның 9 нчы апрелендә аларның 1 оныкчыклары дөньяга килде.  “Пенсиябез яхшы, мохтаҗлык кичермибез. Ләкин балачакта, яшьлектә күргән михнәтләр һаман онытылмый”,- ди минем әбием.


 

Саляхов Рамиль Шәрәф улы

Саляхов Рамиль абый бик авыр елларда туып үскән. Үзе әйтмешли без сугыш елдагы балалар. Аталары Саляхов Шараф 1945 елда сугыштан исән сау кайткан. Шараф абый сугышта булган вакытта, аларга бик авыр булган. Әниләре көне-төне колхозда эшләгән. Яз җитеп кар эреп бетә башлагач, алар ялан аяк йөри торган булганнар. Җәй җиткәчтен генә чабата кигәннәр. Ашарга Ризык ул вакытта бик әз булган. Ризыкларга   кычыткан, черек бәрәңге, гөл җиләкләре, башак җыеп ашаганнар. Бу ризыкларның иң әхәмиятлесе "юу" (кыргый суган) булган. Юа, күбесенчә, хәзерге вакыттагы Кама елгасында үскән. Анда элек болынлык һәм дүрт күл булган.

- Без күптәннән Имәнкисәдә үлгән булыр идек, шушы кыргый суган болынлыкта үсмәгән булса - дип әйтә Рамил абый.  Элек чабатага су кермәсен өчен, алар чабата астына шакмак какканнар. Кыш көннәре чаналары булмаган. Таудан шуар өчен чананы үзләре ясаган. Шул вакытларны бик истә калган дип сөйли Рамил абый. Авылда мәктәп берәү генә булган. Ул мәктәпне балалар йортына әйләндергәннәр. Белемне Рамил абый шунда алган. Ул мәктәптә балалар ике генә бүлмәдә укыганнар. Белем кирәк булганга күрә, алар аны әйбәт итеп үзләштергәннәр. Олы кешеләр колхозда эшләгән, ә ул вакытта балалар, кыш көне боздан, ә җәй көне коры җирдән, утын өстерәп ташый торган булганнар.


 

Рахматуллина Әлфия (Зиятдинова) Гайнетдиновна

Минем әбием Рахматуллина Әлфия Гайнетдиновна (Зиятдинова).1936 нчы елда ямьле җәйнең 5 нче июнь иртәсендә дөньяга килгән. Әбинең сөйләве буенча, аның балалык чоры тормышның авыр вакытларына туры килгән.  Әбигә 5 яшь булганда, әтиләре сугышка киткән. “Без ике кыз әни кулында калдык,  әни көн-төн эштә. Без, әни эштә чакта икебез генә өйдә кала идек. Шуннан соң, безгә 1943 нче елда әтинең хәбәрсез югалуы турында хат килә. 1943 елда мин укырга кердем (сугышның иң авыр вакытлары).  Корымнан кара ясыйбыз, ни китап, ни дәфтәр юк, ә бит укыйсы килә. 5,6 нчы классларны төнге сменада укыдым.1951 нче елны 7 нче классны бетереп, авылда хат өләштем, телефонистка булып эшләдем. Аннары таналар караучы булып эшләдем. Эшкэ чыгулар, ул вакытта дәу бәйрәм идеинде. 1955 елда мин Саралан егетенә кияугә чыктым. (Кызганычка каршы, хәзер Искәндәр бабай мәрхум).  Алар, бабай белән, 5 бала тәрбияләп устергәннәр.  Хәзерге вакытта балалары, 14 оныгы һәм 10 оныкчыгы тәрбиясендә матур гына яшәп ята.


 

Фаттахова Бибихатирә Вәгыйз кызы

Әбиемнең  тормыш юлы бик җиңел булмаган. Балачагы авыр сугыш елларына туры килгән. Сугыш башланганда аңа 6 яшь була. Әтисе сугышка китеп хәбәрсез югала , әнисе 4 кечкенә баласы белән ялгыз кала. Черек бәрәңге, алабута көлчәсе ашап, уфалла арбасы белән урманнан агач ташып, тишек чабата киеп ачлы-туклы узган балачак, 18 яшеннән урман кисергә чит якларга җибәрелеп үткән яшьлек  еллары. Болар барысы да әбиемнең гомер онытмас эз калдырган.


 

Габдуллин Габделмәннәф абый

1938 елда туган.  Ул туганда, сугыш башланмаган булган.  Ләкин аңа 3 яшь буганда, сугыш башланып киткэн. Сугыш барганда,  ашарга берни булмаганга  күрә, алар кырга чыгып черек бәрәңге һәм арыш башлары жыйганнар. Черек бәрәңгене жыйгач, аны баштан кортлардан арындырганнар, аннары киптергәннәр, аннан соң он ясап ипи пешергәннәр. Кычыткан жыеп ашлар пешергәннәр. Аларның мичләренә ягарлык утыннары да булмаган. Шуңа күрә чыбык-чабыклар жыеп мич якканнар. Киергэ киемнәре дэ булмаган, аякларына чабата киеп йоргәннәр. Алар сукыр лампа яктысында дәрес әзерләгәннәр. Габделмәннәф абыйга сугыш вакытында бик күп авырлыклар кичерергә туры килгән. Ләкин ул бирешмәгән һәм җиңеп чыккан.


        

Шарапова Мәүва апа

1941 нче ел, 22 нче июнь.Әле таң атып кына килә. Бөтен халык олылар да, балалар да татлы йокыда. Кошлар да, агым сулары да, исәр җилләре дә тынып калган. Кинәт шушы сихри тынлыкны бозып, аяз күктән фашист самолетлары илебез өстенә ут яңгыры яудыра башлый. Җиребезне фашист танкалары яралый. Гөлчәчәкле болыннардан пычрак фашист итекләре атлый...

Миллионнарның гомерен өзгән дәһшәтле Бөек Ватан сугышы әнә шулай башланып китә. Бөтен халык илне сакларга күтәрелә. Шәһәр-авыллардан меңгә якын ир-егетләр фронтка китә. Завод-фабрикалар, авыл хатын кызлар һәм балалар кулында кала.  Сугыш башланган вакытта Мәүва апага әле 3 кенә яшь була. Аларның әтиләре дә сугышның беренче көннәреннән үк фронтка китеп бара. Берникадәр вакыттан соң олы абыйлары Котдус та ил сакларга китә. Абыйларына исән-имин туган якларына кайтырга насыйп булмый,ул сугыш кырында мәңгегә ятып кала.

Берсеннән-берсе кечкенә 4 бала—Мәүва, Әминә, Фатыйма апалар һәм Гайса абый белән калган әниләре, көне-төне эштә була. Сугыш чоры балалары өстенә төшкән авырлыкны әйтеп бетерү мөмкин түгел: ачлык-ялангачлык,авыр хезмәт, ятимлек...

Мәүва апа да ул елларны сыкранып искә ала. Үзеннән берничә яшькә генә олы булган Гайса абыйсына ат җигеп эшләргә туры килә. Ә апалары фермада эшли. Сугыш еллары дәвамында алар барлык авыр хезмәтне башкаралар.


 

Хәмәтҗәнова Әминә Хафиз кызы

Әминә апага сугыш башланганда 14 яшь була. Аңа бик авыр була: 6 ятим бала тәрбияләргә, аның өстенә авыру әтисен карарга туры килә. Әминә апа кечкенә генә булса да, бар көчен куеп шул балаларны карый, ашата, киендерә, җылыта. Колхозда да эшли. Буш вакытында, Мерәтәк авылы кешеләренә җир казып, бәрәңге, он, ярма алып кайта. Эшләп арганнан соң, әле ул азыкны Мерәтәктән күтәреп кайтырга да кирәк була бит. Шул вакытларын Әминә апа бер дә онытмый. Йөрәгенә сенгәнгәдер инде... Бүгенге көндә дә Әминә апа бер дә тик тормый. Ул кәҗә асрый, тавык, каз, үрдәк үстерә, бакчасында төрле яшелчә үстерә, язын рассада ясый. Үзеннән ярдәм сорап килгән килгән кешеләрне дә кире бормый: догалары белән өшкереп җибәрә, авырулар аның сулышыннан сихәт алалар


 

Кадыйров Шамил абый һәм Кадыйрова Суфия апа

Шамил абый белән Суфия апага сугыш башланганда 10 яшь була. Ул вакытта 10 яшьлек балалар зурлар белән бергә колхозда эшләгәннәр, ат җиккәннәр, орлык ташыганнар,  амбарда эшләгәннәр. Нинди эш бар, шуны җиренә җиткереп башкарганнар. Иң үзәккә үткәне – ашарга җитмәү иде, йокы туймау, сугыштан авыр хәбәрләр алу иде, дип искә алалар Суфия апа белән Шамил абый. Бүгенге көндә аларга 84 яшь. Парлап гомер көзләрендә яши бирәләр, оныклар сөяләр, тыныч тормышка куанып туя алмыйлар.


 

Хафизова Хәдичә апа.

Сугыш башланганда Хәдичә апага 9 яшь була. Ул да ачлы- туклы яшәп, төрле эшләрдә катнаша: чүп утау, башак җыю, балалар карау, йорттагы барлык мәшәкатьләр шушы бала өстенә төшә. Сугыштан соң да колхоздагы төрле эшләрдә йөри. 3 бала тәрбияләп үстерә. 40 елга якын бер көн эштән калмыйча, бер үзенә тормыш алып бару бер дә җиңел булмагандыр…


           

Нуриев Мөхәммәт абый

Минем бабам Нуриев Мөхәммәт Шакир улы сугыш елы баласы.

Бабай 1940 елның 10 июлендә Лаеш районы Имәнкискә авылында,мулла Мәхәммәтшакир бабай һәм Мәриямбану әби гаиләсендә 7 баланын 6 нчысы булып дөньяга килгән. 1941 нче елның 22 июнендә немец гаскәрләре безнең илебезгә, сугыш иглан итмичә сугыш башлыйлар. Бу вакытта бабайга 1 яшь кенә була. Ләкин 1 яшлек кенә малай булса да, ачлык, ялангачлык, хәерчелек һәм сугышның башка барлык ачы яклары бабайны да читләп үтми. Ул да башкалар кебек үк черек бәрәңге ашап үсә. Ач килеш йокларга яткан вакытлары да була. Сугыш беткәндә бабама 5 яшь була. Хәзер бабама 74 яшь, әле хәзердә сугыш вакытларын искә төшергәндә күзләрендә яшь күрәм.Бабам сугыш афәтләрен бер кемгәдә күрергә язмасын иде дип дога кыла. “Амин, шулай булсын иде.”

 


 

Җиһаншина Сания Җиһанша кызы

Мин, Җиһаншина Сания 1935 елның 5нче ноябрендә Имәнкискә авылында туганмын.  Минем әти сугышның беренче көннәреннән башлап сугыш кырына китте. Әтигә ул вакытта 36 яшь булган. Әтинең сугыштан 3 хаты гына килде. Өченчесендә сугышка керергә әзерләнәбез, дип язган. Шул хаттан соң әтидән хат килмәде. Ул шул сугыштан чыкмаган, күрәсең. Күпмедер вакыттан соң әтинең хәбәрсез югалуы турында кайгылы хәбәр килде. Бу 1941 нче ел гына иде әле. Шулай итеп, безнең әни 3 бала белән тол калды. Апага 9 яшь, миңа 6 яшь, сеңлемә 2 яшь иде. Сугыш вакыты бик куркыныч хәтирәләр белән истә калды. Шул көннән башлап яшәү өчен көрәш башланды. Таякның иң авыры әни белән апага төште. Миңа аеруча истә калганы: кырда башак җыю. Безне башак җыярга ачлык этәргәндер инде.  Ләкин анда да иркенләп җыеп булмый, атлар белән безне куалар иде. Шулай тырышып-тырмашып яшәп, җиңү көнен дә күрергә насып булды. Мин гомер буе хәбәрсез югалган әтине көтеп яшәдем. Хәзер минем оныкларым сугыш һәм әти-әнисез яшәү әчесен кхрмәсеннәр иде дип, телим. Илебез имин һәм тыныч булсын!!!


 

Галиева Нурания Мөбәрәкшә кызы

Нурания апага сугыш башланганда 3 яшь була. Ул әтисен бер дә хәтерләми. Сугышның беренче көннәреннән үк ул сугышка китә. 6-7 яшьләрендә ул әнисе Зәйнәп апа белән болынга төшеп, чыбык-чабык җыярга булышкан. Салкын. Кул туңа. Әнисе Нурания апаның кулын үзенең корсагына тыгып куеп җылыта икән. Шул чыбык-чабыкны алып кайтканда саклап торып, алып калгалаган вакытлар да булган. “Уфалла”чаналарын балта белән чабып, тетеп бетерәләр иде, балтаны алып калалар иде, дип искә алды Нурания апа.

Күрде инде безнең башлар... Хәзерге балаларга аларны күрергә язмасын. Шулай җылы өйләрдә, газлы, сулы өйләрдә яшәргә язсын, дип теләп озатып калды Нурания апа.


 

Зиннәтов Хәлиулла  абый

Минем дәү әтием Зиннәтов Хәлиулла 1939 нчы елның 16 апрелендә Имәнкискә авылында туа. Сугыш башланганда аңа 2 яшь була. Атасы Зиннәт бабай сугышка китә һәм һәлак була. Аның үлүе турында хәбәр 1941 нче елны килә. Маһиҗамал әби кулында 3 бала кала: абыйсы Хәбибулла, апасы Минҗиһан һәм дәү әти. Ул елларда ачлык булган. Бөтен кеше кычыткан, черек бәрәңге, алабута, юа ашаганнар. Өскә кием булмаган, иске-москы киемнәрне ямап кигәннәр. Шулай булса да халык үз көчен кызганмаган, кем ничек булдыра, шулай тырышкан. Дәү әтием дә 5 класс укыгач. Колхозда эшли башлаган. Болында чүмәлә тарттырган үгез белән дә, сәнәк. Көрәк белән дә армиягә киткәнче эшләгән.

1958 нче елны армиягә китә. 1961 нче елны, армиядән кайткач, колхозда эшләвен дәвам итә. Рәйсә дәү әни белән 4 бала үстерәләр: Таһир, Хәйдәр, Миләүшә,  Рәмзия.


 

 Сафин Гарапша Сафа улы һәм Сафина Мәгмүрә Нуретдин кызы

Гарәпша абый 1929 нчы елның 10 апрелендә, ә Мәгъмүрә апа 1930 нчы елның 20 гыйнварендә туалар. Гарәпша абый гомере буе умарта тотты, колхоз эшенә йөрде, кичләрен кичке мәктәптә укыды. Мәгъмүрә апа да кичке мәктәптә укый. 1944 елларда Гарәпша инде колхозның баш умартачысы була. 1943 елны Мәгъмүрә апаны урман кисәргә ФЗӨ гә җибәрәләр.1950-54 нче елларда Гарәпша абый армиядә десантный полкта хезмәт итә. Армиядән кайткач, 30 елга якын гомерен авыл клубына, авылның культура- агарту эшенә багышлый. Авыл клубында директор вазыйфасын башкара, читтән торып Алабуга  культура-агарту училищесында укып, белем ала. 1987 нче елдан алып 2004 нче елга кадәр авыл мәктәбендә лаборант, художник булып эшли, мәктәп эшен бизәүдә үзеннән бик зур өлеш кертә. Хезмәтләре өчен Гарәпша “СССР ның культура отличнигы” билгесе белән бүләкләнә. Ә Мәгъмүрә апа тыныч кына 5 бала тудырып, 2 малаен, 2 кызын олы тормыш юлына чыгара. Колхозда төрле эшләрдә эшли, ире янында клубта җыештыручы булып та, кибеттә үлчәхче булып та эшләп, лаеклы ялга чыга. Әле дә чөкердәшеп яткан мәлләре.


 

Хәсәнова Руфия Хөрмәтулла кызы

Әтием Хөрмәтулла 1942 елның 2 апрелендә сугышка чыгып киткән, 3 көннән мин туганмын. Дөресрәге, көл чиләгенә килеп төшкәнмен, әнинең апасы кулына алырга өлгерми калган. Негр баласы кебек кап-кара булганмын. Шуннан соң әнинең апасы авылдагы иң кара кешенең кушаматын кушып та өлгергән. Олы апама – 7, икенчесенә – 5, өченчесенә – 3 яшь булган. Әни минем хакта: “Шушы бала үлсә, әйбәтрәк булыр иде, берүземә 4 бала караулары бигрәк авыр “, - дип әйтә торган булган. Тормыш авырлыгы бала кадерен дә баскан. Әни мине кабык арба белән уракка тартып бара торган була. Үзе “үлмәде микән әле” дип ачып-ачып карый икән.Ә мин көннән- көн тазарганмын, матурайганмын гына.

Балачак – ач, ялангач, кандалалы, бетле чак. Яшүсмер чоры—юклык, кимсенү вакыты. Бер урында тик тора алмыйча биеп тора торганчак.

Без, дүрт кыз, авыруны, ялкаулыкны, урлашуны, ялганлауны, гайбәтне белми үстек. Әни безне какмыйча, сукмыйча гына акыллы киңәшләре белән тәрбияләде. Авыр булса да ике кечкенә кызын укытырга тырышты. Югыйсә, 80 йортлы авыл, 4 класс кына укыталар. Башка авылга барып йөреп укырга туры килде.

Әтинең Польша кырларында батырларча үлеп калуының файдасы тиде. Әтилеләр түләп укыды, безгә бушка белем бирделәр. Ул заманда урта мәктәпне бетергән кешедән дә бәхетлерәк кеше юк иде.  Хәзер генә ул исемнәрен яза белмәүчеләр дә югары белем ала.

Сугыш вакытында укуларын дәвам итүчеләр сирәк булган. Кытучылар дефицит.Башка һөнәрияләренә дә кытлык. Укуны бетегән елны Буада тизләтелгән курслар ачтылар. Сынау белән алалар. Мин химия-биология фәнен сайладым. Аны бетергәч, Казанга читтән торып, укырга кердем. Безне буадан башка районнарга 3 елга юллама белән эшкә җибәрделәр. Мин, 21 яшьлек кызны, Буа районының уңдырышлы туфрагыннан йолкып. Лаеш районының уңдырышсыз,көлсу туфраклы Кече Елга авылына утыртып куйдылар. Үсәрме бу үсемлек? Тамыр җәя алырмы? Әллә корып китәрме? Үсемлеккә ашлама итеп аек акылымны, зирәк зиһенемне, төпле белемемне. Тәртибем һәм тәүфыйгем кулландым.

Авылда күз явын алырлык чибәр, саф, акыллы егетне очраттым. Гаилә кордык. 5 балабыз туды. (Бер тапканда 2 игезәк малай булды). Картым бик акыллы кеше иде. Әтиемнең үлеп калган җире Польшагаүз тигәндер җимешемә: 46 яшендә мине биш бала белән калдырып үлеп тә китте. Мин 19, 15, 12 шәр ике игезәк, 4 яшьлек баламны кочаклап ялгызым калдым.

                Берканатым сынды, ялганмады,

               Ялгыз калдым чит җирләрдә.

               Кайда гына яшәсәгез дә сез,

                  Пар канатлар булсын иңнәрдә.

               Язмышыма һич тә үпкәләмим.

               Аерса да парлы канаттан.

               Ходаема рәхмәт укыйм,

               Саусәламәт итеп яраткан.

 Инде балаларым үсеп җитте. Иманлы, тәртипле булдылар.  Шулай итеп, Буадан йолкып алынган үсемлек үсте бит. Тамыр җәйде. Хәзер 17 тамырым бар, Аллага шөкер. 45 ел балаларга белем бирдем. Язмышыма буйсындым.


 

Хафизова (Сибгатуллина) Мәва Абдулла кызы.

Мәува апа  Балык Бистәсе районы Олы Елга авылында 1942 елның 8 августында туа. Колхозда эшли башлаганда аңа 12 яшь була. Ул кичергән авырлыкларны саный китсәң, чәчләр үрә торырлык. Иң беренчесе – коточкыч ачлык, ризык булмау, черек бәрәңге, алабутадан пешкән аш, кычыткан ашау. Әле черек бәрәңгесен дә урыс кырларыннан казып алырга кирәк була, ул бакчада түгел... Кышкы салкын көннәрдә тишек чабата белән мәктәпкә барулар бик кыен була.   Салкын көннәрдә яланаяк утын ташу дисеңме, Яңарыш урманына авыр эшләргә йөрү... Болар берсе дә онытылмый. 7 классны бетергәч, әнисе урынына фермага эшкә бара.

 


 

Шакирова Рабига Фатыйх кызы

 Рабига апа 1935 нче елда туган. Сугыш башланганда аңа 6 яшь була.  “Үсмер чагымнан ук колхозда эшләдем. Эшнең төрлесен эшләргә туры килде: урак урдым, чәчү чәчтем, комбайнчы ярдәмчесе булдым. 16 яшьтән  Ташкирмәндә урман кистек. Олы яшьтәге апалар –абыйлар белән бермә бер эшләргә туры килде. Йөкче – грузчик булып та эшләдем. Күбрәк Рамил абый белән эшләргә туры килде.

Тормыш коргач, бригада да төрле эшләргә йөрдем. Аннары күп еллар мәктәптә техник персонал булып эшләдем. Сәгать 3 тән торып, мәктәпне җылыту өчен, мичкә яга бара идек. Соңгы елларда колхозда терлекчелектә эшләдем. Пенсия яшенә җиткәнче алдынгы сыер савучы булдым 40 ел хезмәт стажым бар.