Соңгы елларда Татарстанда авыл туризмын үстерү аеруча әһәмиятле мәсьәләләр рәтендә карала. Бу юнәлештә шөгыльләнүче фермерлар да шактый күп. Кызганыч, аларның байтагы турында халык кына түгел, ә туристик оешмалар да белми. Туризмның бу тармагын үстерү буенча эшчәнлек инде берничә ел дәвамында алып барылса да, ул әле һаман да системага салынмаган.  Менә шәхсән шушы проблеманы үзебезнең авыл яссылыгында карасак, бездә туриндустрия үстерү өчен бөтен шартлар да бар (финанс мәсъәләсеннән кала, билгеле). 

Беренчедән, авыл борынгы, бу расланган факт, димәк, туризм тарихи чыганаклар белән кызыксынган кешеләргә файдалы булачак.

Икенчедән, авылның борынгы тарихы, берничә  өлештән тора: б.э ның 3 гасыры- азелино кабиләләре; 5-6 гасыр- имәнкискә кабиләләре яшәгән чорлар буенча шактый кызык һәм бәхәсле материаллар да, шул чорны өйрәнүче галимнәр дә шактый.

Өченчедән, 5-6 гасырга караган  чордан калган, археологик казылмалар мәктәп музенда урын алган. Әле шуны да өстәп әйтергә кирәк, бу экспонатларның кайберләрен без Лаеш туган якны өйрәнү музеена да, Татарстан Дәүләт музеена да бүләк иттек, димәк, алар тарихи  яктан бәһале экспонатлар. Болардан кала, авылда  башка тарихи ядкярьләр  дә җитәрлек. 

Бу- бер юнәлеш (музей туризмы)

Икенче юнәлеш- ял туризмы- ул авылның географик яктан бик җайлы урнашуы: Казаннан 58 чакрым ераклыкта, Оренбург трактында урнашкан, ял итәр өчен Куйбышев сусаклагычының иң киң урыны (40 км) безнең авыл турысында. Якында гына урман җәелеп ята. Телисең, су коенасың, телисең- балык тотасың, телисең- урманында җиләк-җимеш, гөмбәсен җыясың. Сунарларга да (рөхсәт сезоны ачылгач). кош-корты да, кыргый җәнлекләре дә җитәрлек. 

Өченче юнәлеш- эшлекле туризмҗыелыш- конференцияләр уздыру өчен залы бар, туклану өчен кафесы бар, ял итү өчен кунак йортлары булган, Кама елгасы ярына терәлеп торган үз "Майами" ял итү зонасы бар. Әле күп авылларның төшенә дә кереп карамаган "Ачык һавадагы кинотеатр"ы да бар!

Дүртенче юнәлеш- этнотуризм юнәлеше.  Башка милләттән булган кунакларны кызыксындыра алырлык үз фольклор группабыз бар, авылыбыздан чыккан артистлар, җырчылар, композиторлар, язучылар, галимнр дә кунакларны үз иҗатлары белән сөендерә алалар. Ә безнең "Кебаб" та  пешкән өчпочмак. сумса, гөбәдияләрдән авыз иткән кеше, татар  ашларының тәмен озак исендә тота. Каклаган каз, балык, алмалары  белән дә аерылып тора авылымның сәүдәсе.. Бер сүз белән әйткәндә (үзегез килеп күрегез, бөтен секретны ачып бетереп булмый инде!), авылга бер яхшы инвестор кирәк- акча аңардан- идея бездән. Имәнкискә авылы ул алтын төпле казан кебек, ул кеше (инвестор) үкенмәс бу эшкә алынганына (идеяләр бихисап күп, кешесе яхшы булса, идея миннән бушлай- авыл өчен жәл түгел)

ПРОЕКТ рус телендә төзелгән, чөнки конкурсларда катнашканда да, Грантка җибәргәндә дә материаллар бары тик рус телендә генә алына. Бик кыскача эчтәлеген сезгә татарча җиткердем, кызыксынган кешегә рус телендәге вариантны куям. Ау, инвестор, шалтырат яки хат яз!

ПРОЕКТ
ПРОЕКТ