Мин үзем болай җебек егетләрдән түгелмен. Авыз-борынны канатып кайтарганда да, күз яшемне чыгарганым булмады. Ә бүген сынаттым. Күземә яшьләр тулды. Әллә нинди яшь иде бу: ачымы, үкенечлеме, әллә берни эшли алмаганыма гарьлектәндерме? Шулайдыр, гарьлектәндер. Сугыш беткәнгә 55 ел, быел зур бәйрәмнең дә зуры дип сөенеп йөргәндә. Әллә нишләдем... Ә барысына да телевизор гаепле. Хәер, фикерләремне туплап, бер тәртипкә китерим әле...

Тормыштан, сәясәттән артка калып булмый инде, кичкырын телевизор кабыздым. Ниндидер җинаятьчене җавапка тартканнар, ахыры, рәшәткәләр артындагы кешегә объектив якын килде. Калтыранган куллары белән рәшәткәгә тотынырга тырыша. Ә күзләре, күзләре... Мондый газаплы күзләрне ник күрдем икән. Тапшыруның эчтәлегенә игътибар иткәч, тетрәнеп киттем. Балтыйк буенда фашистлар белән көрәшкән, аларны коллыктан коткарган 85 яшьлек сугыш ветеранын Латвия суды 6 елга ирегеннән мәхрүм итү турында иде бу тапшыру. Имеш, сугыш елларында Совет солдаты Василий Кононов 6 латыш полицаен аткан. 55 елдан соң, үзең коткарган буын битеңә, кая битеңә генә, йөрәгеңә, намусыңа төкерер дип кем уйлаган?! Авыр кичерешләр белән икенче каналга күчәм... Анда да мәхшәр... Эстониянең башкаласы урамнарында зур бер процессия бара: горурлар, тәкәбберләр! Ветераннардыр дисезме, әйе, ләкин сугышның капма-каршы ягында торган кешеләр—СС солдатлары. Бөек Җиңүнең 60 еллыгымы соң бу? Әллә дөрес аңламадыммы,--бәлки бу берәр фашистик чит дәүләттер. Юк, диктор бик ачык әйтте:--Эстония,--диде,--Хөкүмәт бу процессияне оештырырга рөхсәт бирде,”—диде. Авыр уйлар белән телевизорны сүндереп, кулыма газета алдым. “МК”ның яңа саны. “Странная и страшная” (Чеченская война в детских сочинениях) дигән мәкалә. Тукта, мин әйтәм, безнең яшьтәшләр ни уйлый икән башкалабызда, дим. Чәчләрем үрә басты. Каян килә минем кебек 15—17 яшьлек егет һәм кызларга мондый ачу, нәфрәт, кансызлык. Сочинениедән өзекләрне тәрҗемәсез китерәм, фикер төзеклеген югалтырмындыр кебек.

“Забомбить Чечню тяжелой артиллерией и авиацией! Сделать из нее дымящуюся воронку…», «Никакой пощады! Как они с нами, так и мы с ними!», «Вывести всех русских и сбросить ядерную бомбу».

Ник алар чечен халкын барысын да дошман итеп күрә? Анда да бит балалар, әниләр, яшь кызлар безнең кебек үз тормыш итәргә килгән—ник соң аларга кеше итеп карамаска?! Нишләдек без? Кем булырбыз? Үз гомерләре, яшь-лекләре бәрабәренә яулап алып биргән бу тормышта без лаеклымы? Мин сугышны күрмәгән, ачлык-ялангачлык татымаган чор баласы, алай да бу хәлләрне күреп йөрәгем сызлый. Ә сез ничек түзәсез, ветераннар йөрәге? Шуның өчен көрәштегезме? Шуның өчен башларыгызны салды-гызмы? Шуның өчен кердегезме утларга? Авылдаш вете-раннарым, бу сорауны безгә бирсәгез, ни дип әйтер идек икән? Ә бит хакыгыз бар, сорарга да, җавап көтәргә дә...

Сугыш башлануга, авылымның сөлектәй егетләре, сылу кызлары Туган илләрен сакларга дип яу кырларына китә. Әйтелмәгән сүзләр, кавышмаган парлар, бер тапкыр да “әни” сүзен әйтә алмаячак ятимнәр.... 245 кешесен озата туган авылым сугыш дигән тәмугка. Шуларның 147 се әйләнеп кайта алмый; кайда гына урын тапмаганнар газиз авылдашларым бөтен Европа буйлап тезелгән каберләре. Түзә бит безнең халык,--ире, туганы үлү турында кара пичәтле кәгазь тоттыралар кулына. Иренен тешли, билбавын, алъяп-кычын кысыбрак бәйли дә язмышын каһәрли-каһәрли эшенә тотына. Өйдә карт-коры, бала-чага—ярым ачлар, ярым ялан-гачлар--ә Ул (халык) оекбашны бәйли, җылы тунын тегә, бәрәңгесен киптерә--ничек итсә итә, фронтка, үзен азат итәргә киткәннәргә җибәрә. Сугыш еллары документларын күрү бәхетенә ирештем мин. Күрше студент егет авылдашлар турында архив материалларын өйрәнеп утыра. Дипломга материал җыя. Саргаеп, ертылып, таушалып беткән сары кәгазьләр. Алар ак булганнардыр, ачы күз яшьләре, сагыш-хәсрәт саргайткандыр аларны.... 1942 ел. Туган колхозым “Нариман” фронтка җибәрелергә тиешле сөт планын 207 % ка, икмәк планын 181%ка үткәгән. Шушы кечкенә генә бер авылда савып алынган сөт, үстерелгән икмәкне күңел җылысы белән бергә, өй-гаилә җылысы да тойгандыр Совет солдаты. “Татарстан самолеты”, “Татарстан танкы”на акчалата 124823 сум акча җыя алган авылдашларым. Кайлардан гына алдыгыз икән бу кадәр зур сумманы? Авызыгыздан өзеп, балаларыгызның өлешен дә биргәнсездер. Үзебезгә булсын димәгәнсез, илгә булсын дип тырышкансыз. Ил өстенә килгән кайгыны уртаклаша белгәнсез. 25 пот балык сугышчыларга Октябрь бәйрәме күчтәнәче итеп җибәргән Гаян бабамның изге рухы алдында ничек баш имисең? Сугышка 4 улын, ирен җибәргән, берсе-артыннар берсе 5 кара пичәтле кәгазь алгач та сынмаган-сыгылмаган, тормышка, хезмәткә мәхәббәтен югалтмаган Гайшә әбигә ничек сокланмыйсың? 17 яшьлек чагыннан пороховой заводта 2-3әр смена эшләп, “Стахановчы” дигән исемне алып, сугыштан соң 8 бала тәрбияләп үстергән әбием белән ничек горурланмыйсың! Сугышның иң кызган елларында көнгә җидешәр (!) норма урак урып, “Трактор” кушаматын горурланып йөрткән Фәхергалләм апаны ничек яратмыйсың? Рәхәт-ләнеп сука сукалап, тырмалап, җиңүгә үз өлешләрен керткән Сабира, Зәмзәмия, Хатирә апаларны ничек олыламыйсың?! Туйларына бер атна кала сугыш башланып, яшь килен, яшь ана булу рәхәтен татып карый алмаган, егете сугышта хәбәрсез югалгач, үлгәнче аңа тугрылыгын саклап калган Миннегөл апаны ничек изге җан димисең... Әй, язмышлар, язмышлар... Җиңүне якынайткан.

Бик күп кан, күз яше түгелгән, озакка сузылган дүрт ел. Ул еллар әле бүген дә һич узып китмәслек озын булып тоела. Ә сугыш барганда, һәр йортны, һәр гаиләне үлем сагалап йөргәндә? Соңгы өметне өзеп, өйләргә үлем язулары килгәндә? Еллар уза, дөньяга яңа буыннар килә. Ватан сугышы беткәнгә дә инде шактый вакыт узып бара. Әмма сугыш хатирәләре, дошманга күкрәк киереп каршы торган, изге җиребезне илбасарлардан саклап калган, аның иминлеге өчен гомерен дә кызганмаган каһарманннар һичкайчан онытылмас.Фашизмнан азат ителгән Европа илләрендә дә, бездәге кебек үк, җир солдатлар каны белән сугарылган, кая гына карама, мәһабәт һәйкәлләр, гади обелиск һәм ташлар куелган. Исәпсез-хисапсыз шул каберләрдә исемнәрен сугыш өермәсе алып киткән мәрхүмнәр ята. Аларны мәңгеләштерү—безнең изге бурычыбыз, воҗданыбыз, намусыбыз эше.

Ә язмам башындагы вакыйгаларның “геройлары”—алар безгә караганда азрак бит. Безнең буын, кешелекне фашизмнан коткарып калган ветераннарны гына алардан яклый алачак әле. Иманым камил.

 

Алдагы биткә күчү