Кеше кайда гына яшәмәсен, кем генә булып эшләмәсен—күңеле белән ул үзен туган якларыннан аерылгысыз сизә. Башыңа кайгы килгәндә--кайгыларыңны уртаклашырга, матур җирләр, матур илләр күреп сокланганда—чагыштырып карарга, җиңүләргә ирешкәндә-уңышларыңны күрсәтергә, зур эшләргә көчең бетеп арып егылганда—ор-яңадан көч алырлык туган ягың кирәк. Туган ягың сине аңлый, бервакытта да кире какмый. Аналарга үз баласы гомер буе бала булып калган кебек, туган як өчен дә без бер бала.

Ни өчен туган ягы турында шулай өзелеп фикер йөртә дисезме? Өзелерлек тә шул минем туган ягым, туган җирем, туган авылым. Исемнәре дә бит—Лаеш, Имәнкискә.

Яратам мин туган авылым Имәнкискәне. Чулман ярларына сыенып утырган авылым--әллә ничә буын әби-бабамнар, туганнарым җире, мин моның белән чиксез горурланам. Тамырларым белән мин монда береккән, аягымда нык басып торам. Авылдашларымның кайсысын гына алма—ничәнчедер буын туганым булып чыга, шуңа да мин үземне ниндидер ышанычлы бер канат астында тоям.

Туган авылымның табигате сокланып туялмаслык. Казан ягыннан авылга кергәндә, уң якта тарихи Сыерчык тавы сәлам биреп кала. Ул горур, ул мәгърур. Ә бит ул гади бер өем түгел, ул—хәтер.

Авылым уртасыннан борынгы олы юл—Оренбург трассасы уза. Авылым яшәешенең уңайлы якларының берсе булган бу юл—олы тарих. Ерак еллар аша мин анда Иван Грозный гаскәрләрен күрәм сыман. Әнә алар мөселманнарны христиан-нарга әйләндерү нияте белән авылыма кереп киләләр. Чү, авыл башындагы бер йорттан муенына тәре таккан, яланбаш рус агае чыкты түгелме. Аның белән сүз алышкач, гаскәр кире кайтыр якка борылды. Нәрсә әйтте икән ул агай? Әйе, гомер-гомердән авылыма төпләнгән берничә рус нигез-йорты авылымны шундый зур бәладән йолып калган.

Картлар әйтүенчә, ул йортлар өчтән артмас та, кимемәс тә, имеш. Чынлап шулай, ахры. Ул йортның берсе янып юкка чыкты, авыл уртасына бер рус кешесе яңа нигез корды. Картларның әйтүе хак, күрәсең.

Авылымның бер ягы диңгезне хәтерләтә. Иксез-чиксез су киңлеге күпләрне үзенә җәлеп итә. Кайяандыр ул су урынында түгәрәк-түгәрәк күлле болын булган. Сугыш елларында анда үскән кузгалак, балтырган, җиләк-бөрлегәннәр күпләрне туендырган, ачлыктан коткарган. Болында беренче үлән шыта башлау белән, аның һәр үсемлегенә ябышып, күпме кеше ач үлемнән котылып калгандыр. Таллары, кара каеннары белән җылытып яшәде ул. Ә безгә аның шул яхшылыкларын онытырга, рәнҗетергә туры килде.

Син—хәтер, болын. Мин анда да әбиемнәрне, бабамнарны күрәм кебек. Әнә алар, 10-11 яшьлек сабыйлар, кечкенә чана тартып, синнән чыбык-чабык ташыйлар. Сугыш аларны балачакларыннан мәхрүм иткән, әбиемне әтисез калдырган, аларга тормыш көтәргә кушкан.

Әйе, авылымның яме аның яхшы күңелле тырыш кешеләре, халкы белән.

Минем әбиемне генә алыйк. Юк, ул күренекле галим дә, табиб та түгел, атаклы исемнәре дә юк. Ул—җиде баласы өчен Әни, оныклары өчен --Әби. Җирдәге иң яхшы әбиләрне берседер ул, мөгаен. Аңа укырга насыйп булмаган, олы бала буларак, карт әбиемә бушырга туры килгән, кече әне-сеңелләрен карашкан. Ләкин аның акылы, тәҗрибәсе, киңәшләре—үзе бер мәктәп, хәзинә.

Искиткеч моңлы минем әбием, ләкин тыйнак татар хытыны буларак, кешегә белдерүне кирәк тапмый. Ул белгән җырлар, әйтемнәрне китапларда да күргәнем юк әле минем. Бабай өчен акыллы, сабыр хатын да була белде ул, балалары өчен дә--һәрвакыт үргәк. Исемен дә әйтим, Күке Әлфинуры диләр әбине, авылда, үзегез беләсез, кушаматсыз булмый инде.

Менә шундый гади, кече күңелле кешеләре белән матур минем авылым.

Авылымның бер ягын иркен, яшел кырлар, урманнар били. Кырларда мул уңыш өлгерсә, урманнары җиләге, гөмбә-чикләвеге белән сөендерә. Шундый табигать кочагында үсеп, күңел нигә буш булсын, ди? Ирексездән, күңелдә шигырь юллары ярала:

Туган авылым Имәнкискә,

Ярларын юа Чулман.

Китсәм әгәр чит җирләргә,

Очып кайтырдай булам.

Бер ягында хәтфә кырлар,

Бер ягы кара урман.

Әти-әнием янымда:

Җәннәттә яшим сыман.

Уза авылым уртасыннан

Бик борынгы олы юл.

Хәерле озын сәфәргә,

Күп хәлләргә шаһит ул.

Диңгезне күрәсең килсә,

Чит илләргә чыкмале.

Үзенә чакыра, серле дәшә

Сезне Чулман ярлары!

Көне рәхәт, суы тәмле

Кешеләре ягымлы.

Онытмамын беркайчан да,

Газиз туган авылымны,

Газиз туган ягымны!

10 нчы сыйныф укучысы Җиһаншина Гөлнара

 

Алдагы биткә күчү