Минем дәү әтием 1923 нче елның 10 апрелендә икенче бала булып дөнья килгән. 1941 нче елны Әлки районы Алпар урта мәктәбенең 10 нчы сыйныфын тәмамлый. 1941 нче елны сугыш башлана. 1942 нче елның 1 гыйнварыннан Апас районына хатын-кызларны, яшүсмерләрне җыеп, окоп казырга җибәргәннәр. Алар анда танкка каршы траншеялар, сугыш өчен ут нокталары казыганнар. Кеше бик күп булган, дәү әтием дә анда тулы 3 ай эшләгән. Шуннан соң 1 мартта аларны вакытлыча өйләренә кайтарып җибәргәннәр. 1942 нче елның май аенда дәү әтине сугышка алалар. Аларны Удмуртия республикасының Ижевск шәһәреннән ерак түгел бер урман эченә, хәрби лагерьга урнаштыралар. Анда аларга сугыш алымнарын өйрәтәләр. Монда өйрәнү тәмамлангач, аларны Украина фронтына озатканнар. Фронтта 99 нчы гвардия полкы составында сугышкан. Шушы полкта ул Украинаны дошманнан азат итүдә катнашкан. Сугыш барышында тәнен 2 җирдән пуля ярчыгы каты яралап үткән. Авыр ярадан соң, аны Мәскәү өлкәсе Кувшиново шәһәрендәге госпитальгә озатканнар. Госпитальдән терелеп чыккач, яңадан Смоленск өлкәнсендә дошманга каршы оборона тотканнар. Дәү әтием сугышта разведчик булып хезмәт иткән. Аңа бик күп мәртәбә дошман тылына разведкага барырга туры килгән.

Алар дошман тылыннан берничә мәртәбә тере немец солдатларын алып кайтканнар. Немец тылыннан мәгълүматларны белгәннән соң, 1942 нче елның июнь аенда Смоленск шәһәрен алыр өчен сугыш башлаганнар. Шушы сугышта дәү әти каты контузия ала, 5 ай дәваланганнан соң аны өенә озаталар.

Өендә аны әнисе, өч энекәше сөенеп каршы алалар. Минем дәү әтием кайтканда әтисе әле сугыш кырыннан кайтмаган була.

Дәү әтием тәмам дәваланып беткәч Әлки районы Яңа Чаллы урта мәктәбендә укытучы булып эшли башлый. 15 ел эшләгәннән соң аны авыл советы рәисе итеп сайлыйлар. Анда ул 8 ел буе эшли.

Алар дәү әнием белән 5 бала тәрбияләп үстергәннәр, барысын да югары уку йортларында укытканнар. Хәзерге көндә дәү әтием лаеклы ялда, бездә тәрбияләнә. Аңа 83 яшь. Үзен яхшы хис итә. Кирәк чакта безгә үзенең акыллы киңәшләре белән ярдәм итә.

 

Алдагы биткә күчү