Авыл туризмы Казаннан ерак булырга тиеш түгел

Авыл туризмы Казаннан ерак булырга тиеш түгел Соңгы елларда Татарстанда авыл туризмын үстерү аеруча әһәмиятле мәсьәләләр рәтендә карала. Бу юнәлештә шөгыльләнүче фермерлар да шактый күп. Кызганыч, аларның байтагы турында халык кына түгел, ә туристик оешмалар да белми. Туризмның бу тармагын үстерү буенча эшчәнлек инде берничә ел дәвамында алып барылса да, ул әле һаман да системага салынмаган. Туризм комитеты авылга туристлар җәлеп итәргә өйрәнә Шулай булуга да карамастан, хәзерге вакытта республикабыз туризмның бу тармагындагы уңышлары белән мактана алмый. Татарстанның туризм буенча комитеты районнарда авыл туризмы белән шөгыльләнүчеләрнең саны, бу өлкәдә актив эшчәнлек алып баручыларның елына күпме турист кабул итүе турындагы мәгълүматлардан да хәбәрдар түгел хәтта... Беренче карашка, бу вәзгыять шактый сәер кебек. Ничек инде җаваплы идарәчелек әлеге күрсәткечләрдән хәбәрдар булмаска мөмкин? Комитет җитәкчесе Сергей Иванов исә бу вәзгыятьне үз чиратында менә болай аңлатты: - Моңа кадәр туризмның бу тармагына тиешле игътибар бирелмәде. Әлеге өлкәне без үзебез дә яңа гына өйрәнә башладык. Мин авылда туризмны үстерү буенча белгеч түгел. Андый затлар Татарстанда гомумән дә юктыр, мөгаен. Шуңа күрә, безгә бу тармакны бергәләшеп үстерергә, камилләштерергә кирәк. Төп максат исә - Россиянең башка төбәкләрендә, чит илләрдә файдаланыла торган иң яхшы тәҗрибәне өйрәнеп, үзебездә куллану. Бу турыда ул Татарстанда авыл туризмын камилләштерүгә багышланган киңәшмәдә хәбәр итте. Чара республика районнарында туристлык продуктын үстерү, бу максатка ирешү өчен дәүләт һәм муниципаль берәмлекләрдән нинди ярдәм таләп ителүен ачыклауга багышланды. Анда Татарстан Дәүләт Советының экология, табигатьтән куллану һәм аграр сораулар буенча комитет рәисе урынбасары Илсур Сафиуллин, туризмны үстерү белән шөгыльләнүче фермер хуҗалыклары һәм район җитәкчеләре катнашты. Хуҗалыкларга читтән ярдәм кирәк түгелме? Хәзерге вакытта бу өлкәдәге иң мөһим мәсьәләләрнең берсе – республикада гамәлдә булган авыл туризмын үстерү белән шөгыльләнүче хуҗалыклар исемлеген барлау, аларның эшчәнлеге белән танышу, аларга бизнесларын үстерергә ярдәм итү. - Бүгенге көндә республикада авыл туризмы белән шөгыльләнүче 20гә якын хуҗалык бар. Тик бу санны тулысынча дөреслеккә туры килә дип әйтеп булмый. Мәсәлән, аларның кайберләре турында без бүген киңәшмә алдыннан гына ишеттек, - дип белдерде Татарстанның Яшьләр оешмалары Советы рәисе урынбасары Руфия Мөхәммәдиева. Хәзерге вакытта авыл туризмын үстерергә омтылучы хуҗалыкларның күбесе үз җайлары белән генә яшәп ята, ярдәм сорап дәүләткә, туристик оешмаларга мөрәҗәгать итми. Туристларны исә алар булдыра алганча үз көчләре, тырышлыклары белән җәлеп итәргә тырыша. Тик тиздән бу вәзгыять тамырыннан үзгәрергә мөмкин. Республикада авыл туризмы белән шөгыльләнә торган хуҗалыклар өчен махсус реестр булдырырга планлаштыралар. Җитәкчеләр һәм туристик оешма вәкилләре авыл туризмын бары тик Казанга шактый якын урнашкан районнарда гына камилләштереп булачак, дип белдерә. Ара күп дигәндә 100 километр булырга тиеш. Димәк, башкаладан ерак урнашкан Мөслим, Сарман, Бөгелмә кебек районнарда бу өлкә белән кызыксынып тормасалар да була, дигән сүз? - Бу районнарда урнашкан туристик объектлар белән танышу Казанга килгән чит ил кунагы өчен кызык булмаячак. Бу үз-үзен акламый торган проект. Әгәр дә инде бу төбәкләрдә авыл туризмын үстерергә теләүчеләр табыла икән, бу бик яхшы вәзгыять. Алар туристик продуктны үзләренә якынрак урнашкан Россиянең башка төбәкләре өчен әзерли ала, - дип аңлатты Сергей Иванов. Туризм өчен махсус технопарк булдырмакчылар Хәзерге вакытта авыл туризмы иң алга киткән хуҗалык булып Биектау районының Ямашурма авылында урнашкан Габделәхмәт Котдусовның крестьян-фермер предприятиесе саналадыр, мөгаен. Аларның туристлар өчен әзерләгән махсус программасы “Татар страусы” дип атала. Биредә кунакларга Африка һәм Австралия страуслары турында гына сөйләп калмыйлар, ә аккош, күркә, фазан кебек кошлар белән дә таныштыралар. Котдусовлар гаиләсе елына якынча 2 меңгә якын турист кабул итә икән. - Бүгенге көндә иң зур проблема – авылыбызда юллар бик начар. “Бәяләмә һәм тәкъдимнәр” китабыбыз рәхмәт хатлары белән тулды инде. Туристларның бер генә тәкъдиме бар – ул да булса юлларны рәткә китерү. Шуңа күрә бу мәсьәләне көнүзәк проблемалар рәтенә куябыз, - дип уртаклашты Габделәхмәт Котдусов. Киңәшмәдә катнашучылар аграр туризмны үстерү өчен хуҗалыкларны гына түгел, ә, гомумән, авылны камилләштерү кирәк, дигән нәтиҗәгә килде. Илсур Сафиуллин исә тагын да кызыклырак тәкъдим белән чыкты. - Соңгы вакытта шәһәрләрдә эшмәкәрлек белән шөгыльләнергә теләүчеләр өчен махсус технопарклар булдырыла башлады. Бәлки безгә дә туризм өчен махсус шундый урыннар төзи башларгадыр. Әзерләп бетергәч, алар авыл туризмын үстерү белән кызыксынган эшмәкәрләр карамагына тапшырылыр. Бу технопарклар авылда туризмны үстерүгә зур өлеш кертер иде, - дип белдерде җитәкче. Дөресен генә әйткәндә, бу тармакның алга таба ничек камилләшәчәге әлегә билгесез. Ничек кенә булмасын, авыл туризмын үстерүгә беренче адым ясалды инде. Шул рәвешле, тиздән Татарстан авылларының чит ил туристлары өчен иң кызыклы урыннарга әйләнеп куюы да бик мөмкин.  Рәмзия ЗАКИРОВА Интертат.ру № | 03.04.2014 Фикерләр Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=9463

Категория: Мои статьи | Өстәде: angel (14.09.2017)
Просмотров: 502 | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
avatar