Авыл туризмын үстерү өчен билгеле бер закон нормаларын кертү зарур

Татарстанда белгечләр авыл туризмы темасына багышланган ике көнлек конференциядә фикер алыша

(Казан, 28 июль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Авыл туризмын үстерү юнәлешендә эшне билгеле бер калыпка салырга һәм закон нормаларына үзгәрешләр кертү зарур. Бүген Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасында ачылган “Идел буе федераль округында авыл туризмы үсеше” I Төбәкара конференциясендә шул хакта билгеләп үтелде. Округның 8 төбәгеннән (Башкортстан Республикасы, Мордовия, Удмуртия, Чуашстан. Түбән Новгород, Пенза, Ульян өлкәләре, Марий Эл), Татарстанның 18 муниципаль берәмлегеннән 90 делегатны үзенә җыйган бу конференция ике көн дәвам итәчәк.

Конференция төрле төбәкләрдә авыл туризмы проблемалары, перспективалары хакында сөйләшүгә багышланган “түгәрәк өстәл”дән башланды. Аның эшендә Россия Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, Авыл туризмы төбәк ассоциациясе рәисе Руфия Мөхәммәдиева, шулай ук Эстониядән авыл туризмы буенча эксперт Март Рейманн катнашты.

Конференциядә катнашучыларны Россия Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов сәламләде. Илдар әфәнде Татарстанда берничә ел дәвамында авыл туризмы мәсьәләләре белән шөгыльләнә. “Республикада авыл туризмын алга җибәрү юнәлешендә эшлибез. Татарстанның бу өлкәдә потенциалын, мөмкинлекләрен аңлау өчен, аны берничә тапкыр әйләнеп узганбыздыр. Авыл туризмын үстерү юнәлешендә эшләүче җитәкчеләр һәм эшмәкәрләр белән очраштык. Бу мәсьәләдә Татарстанда барлык дәүләт структуралары белән үзара аңлашу бар. Без авыл туризмының тармакны үстерү буенча дәүләт программасының бер өлеше булуын телибез. Без Казанны гына түгел, шәһәр һәм районнарны да, андагы тарихи-мәдәни объектларны күрсәтергә телибез. Туристлык фирмалары да туристларны кая җибәрү турында анык белергә тиеш. Безнең районнарда да күрсәтерлек әйберләребез бик күп. Казанда, Татарстанда яшәүчеләр арасында да республикада уникаль табигатьле һәм тарихлы урыннар булуын белмәүчеләр күп”, - дип Илдар Гыйльметдинов Кама Тамагын, Тәтеш шәһәрен мисалга китерде. Депутат авыл җирлекләрендә крестьян-фермерлык хуҗалыкларының, шәхси ярдәмчел хуҗалыкларның да сөйләрлек мәгълүматлары күп булуын әйтте. Шуны бары тик берләштереп, калыплаштырып, кызыклы туристик программалар булдырырга кирәк, ди ул. Ул бу мәсьәләдә билгеле бер закон нормаларын булдыру әһәмиятен әйтте. “Бәлки, ниндидер каршылыклар бардыр? Нидер комачаулыйдыр? – Без аларны бергәләп тикшерергә әзер”, - диде Илдар Гыйльметдинов.

Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лиана Сәетова авыл туризмының авылларда эшмәкәрлек үсешенә, яңа эш урыннары барлыкка китерүгә этәргеч бирүен билгеләп узды. “Чыннан да, хәзер ниһаять, авыл туризмын үстерүдә системалы карашка ихтыяҗ туды”, - диде ул. Шулай ук фермерларга мөрәҗәгать итеп, алардан башка авыл җирлегендә туризмны үстереп булмавын әйтте.

ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисе урынбасары Артур Николаев фикеренчә, авыл туризмы төшенчәсе модага кереп барса да, әлегә ул икътисади күзлектән бизнес өчен бик үк кызыклы түгел. Шулай да ул, бүгенге конференциядә фикер алышулардан соң, бу вазгыять кире якка үзгәрер дигән өметтә калды.

Федераль авыл хуҗалыгы консультациясе үзәгенең Агроконсалтинг һәм агросәнәгать комплексы системасында проектлар белән идарә бүлеге башлыгы фикеренчә, авыл туризмы үсеше өчен перспективалар җитәрлек. Ул Татарстанда авыл туризмы шактый актив үсеш алуын билгеләп үтте. “Авыл туризмы мәсьәләләре белән 2005 нче елда шөгыльләнә башлаган булсак һәм бу өлкәдә алдынгы саналган берничә генә төбәк булса, соңгы 5 елда бу юнәлештә зур адым ясалды. 2015 нче елда субъектлар буенча мониторинг үткәргән идек. Хәзер авыл туризмы Россиянең 70 төбәгендә үсеш ала дип әйтеп була. Татарстан бу юнәлештә актив. Сез бу өлкәгә битараф булмаган һәм шушы тема тирәсендә күпләрне берләштергән лидерыгыз Руфия Мөхәммәдиева булуына сөенә аласыз. Шуңа күрә барысы да яхшы булып, сездә кунак йортлары саны артыр дип уйлыйм”, - диде Ирина Карпова.

Конференция катнашучы төбәк вәкилләре авыл туризмы торышы, проблемалар турында фикер алышты. Бу өлкә теләгәнчә үсеш алсын өчен закондагы нормаларның камил булмавын ассызыкладылар. Шулай ук нәкъ менә авыл туризмында махсуслашкан белгечләр әзерләү кирәктер дип әйтүчеләр дә булды. Халык кәсепчелеге, милли көнкүреш традицияләрен саклап калуда авыл туризмының роле билгеләп үтелде.

“Түгәрәк өстәл”дән соң делегатлар Спас районына юл тотачак. Иртәгә аларны Болгарда экскурсия көтә. Кичен Болгарда узачак тагын бер “түгәрәк өстәл” утырышындаделегатлар конференциянең резолюциясенә төрле тәкъдимнәр кертергә җыена. Авыл туризмы белән шөгыльләнүчеләрнең эшчәнлеген легальләштерү процедурасын гадиләштерү, бу субъектларны зур салымнардан һәм башка кирәкмәгән тикшерүләрдән азат итү, кунакларны ашату нокталарын булдыру һәм башкаларны кертү ниятләнә. Шулай ук авылда туризмга ярдәм күрсәтү мәсьәләсендә фермерлар һәм җирле хакимият органнары арасында мөнәсәбәтләрне җайга салу тәкъдим ителә.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2016/07/28/123611/

Категория: Мои статьи | Өстәде: angel (29.07.2017)
Просмотров: 640 | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
avatar