Чын авылча кайда ял итеп була?

Аңа карап максат үзгәрми, төп бурыч -авыл җирендә яшәү шартларын яхшырту, салаларга күбрәк игътибар җәлеп итү, туристларны чын авыл тормышы, гореф-гадәтләр, тарих белән якынрак таныштыру. Туризм агентлыклары әйтүенчә, быел чит илләргә юлламалар бәясе шактыйга кыйммәтләнгән. Сораштырулардан күренгәнчә, россиялеләрнең яртысы җәйге ялын өйдә, бакчада уздырачак. «Үз илемдә якын миңа бәрәңге бакчасы да», - дип җырлыйлармы әле? Чынлап та, үзебездә дә рәхәтләнеп ял итәргә була ләбаса. Респуб­ликабызда чын авыл тормышы белән яшәп, парлы сөт, яңа пешкән икмәктән авыз итеп, кайнар мунча кереп ял итә торган урыннарны «ШК» журналистлары барлады.

Кунакчыллыктан күзгә яшь килә
Татарстанда 3074 авыл исәп­ләнә. Авылларда барлыгы 912,6 мең кеше яши. Белгечләр фикеренчә, авыл туризмы объектлары бүген, гаилә фермалары, крестьян фермерлык хуҗалыклары кебек үк, авылны сакларга сәләтле.

Яшел Үзән районының Норлат авылы туристларны инде 2010 елдан бирле кабул итә. Кемнәр генә кунак булмаган монда, Африкадан да килгәннәр хәтта.
- Авылымның матурлыгын башкаларга да күрсәтәсем килде, шуңа күрә Казандагы фатирымны сатып, туган ягыма кайтып төпләндем, агротуристлык юнәлешендә эшли башладым. Энем Рамил дә миңа теләктәшлек күрсәтте. Дистәгә якын эш урыны булдырдым. 15 кеше сыешлы йорт салдырдым. Умарталык сатып алдым. Хәзер бездә рәхәтләнеп 30лап кеше ял итә ала, - ди «Авыл утары» биләмәсе җитәкчесе Ләлә Хаҗипова.

Биредә балалар, олылар өчен дә шартлар тудырылган. Кунак­ларга кыр-басуларны күрсәтәләр. Пекарняда икмәк пешкәнен күрергә, көянтә-чиләк белән чишмәгә барырга була. Олы Ачасыр авылындагы Каюм Насыйри музеена сәяхәт кылалар. Махсус салдырылган агач музей-йортта авыл тарихы белән танышырга, үз кулларың белән йон эрләргә дә мөмкин.

- Шәһәр баласы кәҗә күрсә дә гаҗәпләнә, мин үсмерләрне азрак интернеттан булса да аерып тору өчен тырышам. Бездә кагыйдә: иртән һәм кич әти-әнинең хәлен беләсең дә, кесә телефоннарын сүндереп куясың. Һәр бала үзенә файдалы мәгълүмат алырга тиеш. Балалар өчен дип махсус мини инкубатор сатып алдым, - ди әңгәмәдәшем.

Күптән түгел, авыл утарында Израильдән бер төркем полиция хезмәткәрләре кунак булганнар. Берсе, хушлашканда, елаган да хәтта. Мондый кунакчыллык, игътибарны балачагында гына күргән булган икән. Һәрберсенә юкә мунчалалар бүләк иткәннәр. Ни хикмәт, алар мунчаланың ни икәнен дә белми икән. Авылдагы тынычлыкка шаккатканнар ди, һәрберсе яңа суыртылган бал алган.

- Татарстан буйлап авылларда буш торган урыннарны махсус реестрга кертсеннәр иде. Анда бу җирне нинди максатларда файдаланырга була, күпме мәйданны били - барысы турында да мәгълүмат туплансын. Эшмәкәрләргә бу зур файда булыр иде, - дигән фикердә Ләлә апа.

Ярдәм кирәк
Авылда туризм үзәге оештыру өчен янәшәдәге шәһәр белән авыл арасы 50 чакрымнан кимрәк булу һәм салада фермерлык эшчәнлеге җәелдерү шарт, дип саный Биектау районы Ямаширмә авылында страус фермасы җитәкчесе Әхмәт Котдусов. Авылга страус күрергә килүче булыр дип уйламаган да үзләре, ә былтыр 7 мең кеше кабул иткәннәр. Әхмәт абый 25 туристик фирма белән хезмәттәшлек итә.
Фермада страус кына ­түгел, мал-туар да җитәрлек. Эшмәкәр кунакларны авыл хуҗалыгы продукциясе белән сыйлый, киләчәктә райондагы сөт җитештерү хуҗалыгы белән эшләргә, алардан сөт алып, каймак аерта башларга да уйлый.

 

Республикабызда ял итү урыннары җитәрлек, Балык Бистәсе районы бал белән чәй эчәргә, каймак ашарга, балык тотарга, Кама елгасы буенда таң атканны күзәтергә чакыра. Мамадышта исә керәшен татарлары гореф-гадәтләрен чагылдырган урыннар бар.

Дөньяда агротуризм үсеш алган илләр булып Испания, Франция, Италия санала. Туристларның да күбесе кунакханәләрне шәһәр читендәге авыл өйләренә алыштыра. Арзан да, тыныч та, ризык та экологик яктан чиста. Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитетында туристик индустрияне үстерү бүлеге җитәкчесе Артур Абдрәшитовне эшмәкәрләрнең авыл туризмы белән шөгыльләнергә теләмәүләре борчый. Югыйсә бу бизнес, кунакханәләр, рестораннар ачкан кебек, күп акча да сорамый. Туристларга Кремль, Болгар, Зөядән тыш башка маршрутлар буенча сәяхәт итү мөмкинлеге тудырырга кирәк. Кирәген кирәк тә, тик дәүләт ярдәменнән башка гына авылдагы эшмәкәр боларны башкарып чыга алырмы?

- Зөягә үтеп киткән автобуслар ник юл өстендәге «Татар авылы»на керми уза икән дип аптырый идем. Баксаң,безнең урын аларның маршрутларына кермәгән икән. Ә моны җитәкчелек кенә хәл итә ала, - ди Яшел Үзән районында ачык һавадагы Татар этник-мәдәни музее җитәкчесе Дамир Камалетдинов.

Чит илдә барысы да җайга салынган: агротуристлык өлкәсендә хезмәт күрсәтә торган фермалар лицензия алган икән, димәк, туристларга үз продуктын тәкъдим итә алалар. Ә бездә барысы да алай җайлы гына түгел. Барлык ризыклар да тикшерү узарга, Рос­потребнадзор идарәсе рөхсәте белән генә сатылырга тиеш.
Авыл туризмы үсешенә инфраструктураның тиешле дәрәҗәдә булмавы, әйтик, начар юллар, машина кую урыннары булмау, башка проблемалар да киртә булып тора.

Авыл туризмын үстерү өчен нәрсә җитми дип саныйсыз?

Дамир Камалетдинов, Яшел Үзән районында ачык һавада «Татар авылы» Татар этник-мәдәни музее җитәкчесе:
- Беренче чиратта, агротуристлык белән кызыксынган яшь эшмәкәрләргә акча да түгел, мәгълүмат кирәк. Махсус методик кулланмалар, алар белән эшләүче фәнни хезмәткәрләр, тәҗрибәле белгечләр җитми. Авыл туризмының сыйфатын үстерү өчен, бу эшкә алынган эшмәкәрләргә грантлар булдырылырга тиеш. Без, мәсәлән, этнофестиваль оештыру өчен грант оттык. Августта төрле милләтнең фольклорын чагылдырган фестиваль үткәрергә исәпләп торабыз. Дәүләт игътибарыннан башка алга китеп булмый. Әйтик, килүчеләр арасында күбрәк чит төбәкләрдә яшәүчеләр, татарстанлылар өчен автобус табып килү мәшәкатьлерәк икән.

Әдилә Янышева, Арчадагы «Каенсар» агрохуҗалыгы җитәкчесе:
- Ике кеше генә авыл хуҗалыгы туризмын үстерә алмый, әлбәттә, дәүләттән ярдәм кирәк. Норматив база булдырырга, агротуризм төшенчәсен рәсми төстә танырга кирәк. Безне кунакханәләрдән, ял итү базаларыннан аерып торган үзенчәлек булырга тиеш. Ял итү ул спиртлы эчемлекләр кулланып, азып- тузып күңел ачу түгел бит, табигать белән бәйлелек, экология­не саклау, чиста продукт куллану да. Агротуристлык әнә шуларны аңлата. Авыл хуҗалыгы туризмы берләшмәсе тәҗрибә уртаклашу өчен Белоруссиягә барды. Анда салымнар түләү сис­темасы да җайга салынган, безгә дә бу өлкәдә эшләргә кирәк. Дәүләт бу өлкәне игътибарсыз калдырмас, дип уйлыйм.



Зөлфия Хәлиуллина фотолары

 

Эльвира Мозаффар

 

http://shahrikazan.com

Категория: Мои статьи | Өстәде: angel (22.07.2017)
Просмотров: 863 | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
avatar