Имәнкискә культурасының төркиләргә каравы

§ 8. КӨНЧЫГЫШ ЕВРОПАДА ҺӘМ УРТА ИДЕЛ БУЕНДА БЕРЕНЧЕ ТӨРКИЛӘР

Урта Идел буена, Татарстанның борынгы җиренә төрки кабиләләр беренче тапкыр кайчан килеп чыкканнар соң? Озак вакытлар буена бу җирләрдә төркиләшү безнең эраның VII гасыры тирәләрендә, ягъни бирегә борынгы болгарлар күченеп килү белән генә башланган, элек бу якларда фин-угор кабиләләре генә яшәгән дип исәпләнелде.

Әлбәттә, Идел-Урал төбәгенең бик борынгыдан фин-угор халыкларының туган җире булуында бернинди шик юк. Нәкъ менә шушы җирдә ул халыкларга мөнәсәбәте булган борынгы археологик культуралар һәм истәлекләр әледән-әле табылып, ачылып тора. Бу кабиләләрнең кайберләре, мәсәлән, язмаларда сурәтләнгән мерялар һәм муромнар, соңрак юкка чыкканнар, башкача әйткәндә, көнчыгыш җирләрне борынгы рус халкының колонияләве нәтиҗәсендә алар тарафыннан йотылып беткәннәр. Ә көнчыгыштарак яшәгән фин-угор кабиләләре мондый ассимиляциягә юлыкмаганнар. Алар хәзерге мордва, мари, удмурт, коми-пермяк, ә Урал аръягында хант һәм мансиларның (элеккеге остяк һәм вогулларның) борынгы бабалары булып саналалар.

Ләкин төрки халыкларны да бирегә соңгы дәверләрдә генә килеп чыкканнар дип нәтиҗә чыгарырга ярамый. Соңгы берничә дистә елда Идел һәм Урал буйларында үткәрелгән археологик тикшеренүләр нәтиҗәсендә бик кыйммәтле мәгълүматлар алынды. Алар борынгы төркиләрнең безнең якларга килеп төпләнгән вакытларын ераккарак күчерергә мөмкинлек бирәләр. Сүз безгә инде мәгълүм булган, IV гасырда яши башлаган Имәнкискә археологик культурасы турында бара. Бу нәкъ халыкларның Бөек күчеше башланган һәм һуннарның беренче тапкыр Европага килеп чыккан чоры. Имәнкискә культурасының төркиләргә каравы инде бәхәс уятмый, тик менә үзеннән соң шундый культураны калдырган кабиләнең тарихи исеме генә хәзергә билгеле түгел.

Алар, хәтта турыдан-туры һуннар булмаган очракта да, һун кабиләләре берләшмәсе белән бәйле булганнар дип фараз итәргә мөмкин, һәрхәлдә, һуннар урдасы составындагы төрки кабиләләренең кайсыдыр бер төньяк төркеме борынгы Татарстанга — аның далалы көньяк өлешенә килеп чыккан булуы бар. Шунысын да әйтергә кирәк, бу фаразлау яңа археологик мәгълүматлар — безнең республика өчен генә түгел, ә бөтен Урта Идел өчен дә уникаль булган табылдыклар белән раслана.

Моннан берничә ел элек Татарстанның Аксубай районында, Сөлчә елгасы буендагы Татар Сөнчәләе авылы янында кыр эшләре барган вакытта ике бронза казан табыла. Бу табылдыкны һуннар белән җирле кабиләләр арасында булган мәдәни яки сәүдә элемтәсе нәтиҗәсе генә дип карарга ярамый. Хикмәт шунда, әлеге казаннар көндәлек савыт-саба булып саналмаганнар. Алар беркайчан да ризык әзерләү өчен тотылмаганнар: аларны утка асмаганнар, чөнки казанның төбе аяк сыйфатында киң яссы итеп, буынтыклап эшләнгән. Аны утка утыртырга мөмкин булмаган, чөнки астагы утын кисәүләре януга ул авып китәр иде. Гомумән, бу казаннар көндәлек тормышта тоту өчен артык кыйммәтле әйбер булганнар.

Һун казаннары кабилә башының хакимлек билгесе булып саналганнар: һәр юлбашчының шундый казаны булган һәм ул аны һәрвакыт үзе янында йөрткән. Гәрчә соңгырак чорга караса да, бу хакта хәтта язма чыганакларда да әйтелә. Мәсәлән, рус елъязмачысы болай дип теркәп куйган: кыпчак ханы Кончак күченгән чакта Сула елгасы аша үзенең казанын да алып чыга (Сула—Днепрның сул кушылдыгы). Шул рәвешчә, күчмә халыкларда— шул исәптән һуннарда да—казан һәрвакыт юлбашчы белән бергә йөртелгән. Бу йола әле соңгырак дәверләрдә дә сакланган. Халык риваятьләрендә әйтелгәнчә, Иске Казанга нигез салучы Алтын бәк белән Галим бәкнең бер хезмәтчесе елгага алтын казан төшереп җибәрә, шуңа күрә башта елганы Казан дип, ә аннары яр буенда төзелә торган ныгытмалы корылманы Казан шәһәре дип атыйлар... Әлбәттә, алтын казанда беркайчан ботка да, аш та пешермәгәннәр—ул хәтта Казан барлыкка килгән чорларда да әле би (бәк) хакимияте билгесе төсендә йөртелгән.

Идел буена һуннар урдасы составында башка төрки кабиләләр дә килеп утырганнар. Безнең якларда алар, имән кискәлеләр белән бер үк вакытта янәшә яшәгәннәр. Татарстанның көньяк, Кама аръягы районнарында, Чирмешән һәм Сөлчә елгалары буенда һәм тагын да көньяктарак аларның борынгы торулыклары табылды. Аларның керамик әйберләре — кул белән әвәләп ясалган күпләгән балчык савыт ватыклары—Имәнкискә керамикасына бик тә охшаган. Шул ук вакытта алар үзләренә хас билгеләре белән имәнкискәнекеләрдән аерылып та торалар. Дөрес, монда матди культураның бу торулыкларда сакланган башка әйберләре дә исәпкә алына. Кызганычка каршы, имәнкискәлеләр дә һәм аларның кабиләдәш күршеләре дә безгә үзләренең исемнәрен дә, тел мирасларын да калдырмаганнар. Әмма археология мәгълүматлары ачык дәлиллиләр: Урта Идел буена болгарлар килеп утырганчы ук анда төрки телле кабиләләр яшәгәннәр һәм Идел-Урал төбәге халыкларының, шул исәптән татар халкының элгәре урта гасырлар тарихына бераз өлеш кертеп калдырганнар.

Бер заман имәнкискәлеләрне хәтта көнчыгыш чыганакларыннан мәгълүм булган бортаслар белән бердәй итеп карау фикере күтәрелгән иде — ул чакта имәнкискәлеләрне «көнчыгыш-бортас кабиләләре» дип атый да башладылар. Тик бу фикер фәнни яктан хуплана алмады: беренчедән, бортаслар, имәнкискәлеләрдән аермалы буларак, болгарларга кадәр үк килеп утырмаганнар, ә болгарлар белән бер чорда яшәгәннәр; икенчедән, Имәнкискә культурасы Идел Болгарының төп этник территориясен биләгән, ә бортаслар болгарларга күрше булып көн иткәннәр, аларның ике арасы өч көнлек юл саналган.

Бортасларны мордваларның да, мариларның да, хәтта мишәр татарларының да бабалары дип санап карадылар. Мондый фаразлар, җитәрлек кадәр дәлилләнмәү сәбәпле, ә кайберләренең ныклы фәнни нигезе булмаганлыктан, фән дөньясында берничек тә хуплау таба алмады. Бортасларның нинди дә булса хәзерге берәр халык белән этник бәйләнеше мәсьәләсе әле киләчәктә хәл ителер дип көтәргә кала.

Ә хәзер без Евразия далаларында яшәгән, татар халкының әүвәлге урта гасырлар тарихында теге яки бу дәрәҗәдә эз калдырган төрки кабиләләр тарихына бераз күзәтү ясап алыйк.

Категория: Мои статьи | Өстәде: angel (17.09.2017)
Просмотров: 676 | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
avatar