Капка төбе кәсебе, яки Юл өстендәге авыллар Имәнкискә үрнәген нигә кабатламый?

Капка төбе кәсебе, яки Юл өстендәге авыллар Имәнкискә үрнәген нигә кабатламый? Лаеш районы, Имәнкискә авылы аша үткән-сүткән кеше игътибар итми калмагандыр: анда җәен дә, кышын да, нинди генә һава торышы булуга карамастан, халык капка төбенә алма, сөт, каз, тавык түшкәләре һәм башка продукцияләрне чыгарып куя. Аларның виктория җиләкләре дә май уртасында ук "өлгерә". Соңгы елларда каклаган каз янына рәт-рәт казылык та эләләр. Вәт булдыралар, күпләп ат та асрыйлар микәнни? Казылык – Нижгардан, җиләк – Балык Бистәсеннән   Кыш уртысында да төсен, формасын югалтмаган алмаларны күреп, бакча җимешен ничек шулай черетмичә саклап була, дип аптырый идек. Дөрес, Имәнкискә авылы халкы турында, ай, уңганнар, дигән сүзгә караганда, алыпсатарлар, ул продукцияләрне үзләре үстермиләр дә, җитештермиләр дә, дигән сүзләрне күбрәк ишетергә туры килә. Янәсе, алып кайталар да чыгарып саталар, җиңел генә кәсеп итәләр. Әйе, бер карасаң, авыл бик төшемле урынга – трассага урнашкан. Кама күпере аша үтүче ничәмә-ничә шәһәргә, районга юл Имәнкискә авылы үзәк урамыннан уза. Авыл эченнән транспорт иртә-кич агылып кына тора. Капка төбендәге нигъмәтләр юлаучыларның күзен кыздырмый калмый, берсе булмаса, икенчесе туктала. Чыннан да, читтән караганда, әллә ни зур хезмәт сорамый торган, бик ансат кына сәүдә инде бу. Имәнкискә кебек юл өстендә калган авыллар тагын бар бит. Алар нигә шулай "җиңел баю" ягын карамый икән?   Ирле-хатынлы Нәзирә һәм Фәнис Садыйковларга: "Акча эшләп үкертәсез генә, кая куярга белмисездер, тиздән вертолет сатып алырсыз инде", – диючеләр дә бар икән. Гаилә бу "бизнес"та елдан артык кына эшли. Моңа кадәр хуҗалыкта төрле эшләр башкарганнар. Аларга яңа эшкә тотыну кыенгарак та туры килә, чөнки сәүдә кызган үзәк урамда яшәмиләр. Үзәк урамнан йорт сатып алган Казан кешесе Садыйковларга үз капка төбеннән файдаланырга рөхсәт итә. Без Имәнкискәгә барган көнне дә гаилә көчле яңгыр дип тормаган, иртән беренчеләрдән булып сатуга чыккан иде. Яңгырдан саклагыч кулчатырлары да үзләре белән. Товарларын ышыклар өчен зур зонтлар сатып алганнар. Моның өчен мактарга кирәк үзләрен. Ул көнне кайбер капка төбендәге алма, җиләкләр генә түгел, казылык, каклаган каз түшкәләре дә яңгырда коенды. Хуҗалары нигәдер каплау турында уйламады да.   Дөрес, бер буе 200-250 сум торучы казылыкны үзләре ясап маташмыйлар икән, Нижгар якларыннан китерәләр. Кышын без кызыгып үтә торган алма да Имәнкискә бакчаларыннан җыелмаган, виктория җиләге – Балык Бистәсе районының "Масловка" совхозыныкы. Ә менә 1500-2000 сум торучы каклаган казны үзләре үстергән. Башка товарларның да бәясе бер төрле генә түгел, теләсәң: сатулаша да аласың. Кайбер кеше акчаны санап та тормый, чыгара да бирә, акчасы җитмәгәннәрнең хәленә керәбез – бәяне киметәбез, диләр. Казан сабантуе алдыннан Дмитрий Медведевка дип тә каклаган каз сатып алып киткәннәр.   Хәер, яннарына кемнәр генә тукталмый. Берсендә шулай, бер сатучы янында Казанга кайтышлый танылган җырчы Салават туктала да: "Бу аяз көндә урамда әлсерәп торма", – дип капка төбендәге барлык сый-нигъмәтне сатып ала. Хак булса, шунда ук 9 мең сумын чыгарып та биргән ди. Җырчыдан: "Ул кадәрне кая куеп бетерәсең?" – дип сорагач: "Минем аю бар, аңа ашатам", – дип әйткән, имеш. Кәмит остасы Гамил Әсхәдулланы да искә алдылар. "Ни сөйләгәнен дә хәтерләмибез, ул машинадан төшкәч, көлдерә башлаган иде. Утырып киткәнче, авызны җыя алмадык", – диләр.   Көләрсең дә, товарыңны сатып алсалар. Монда сәүдәгәрләр әнә ничаклы. Һәрберсендә диярлек шул ук товар. Олы яшьтәгеләр хуҗалыктан артканын үзе сатмый, башкаларга биреп саттыра. "Җәйгә чыккач, тавыкларым йомырка салып, көн саен 100 сумлык акча эшли", – дип сөйләп торды Әлфия апа Рәхмәтуллина.   Тиздән базарга әйләнәчәк   Имәнкискә җирле үзидарә рәисе Мөхәммәтҗан Шакиров әйтүенчә, авылда 335 хуҗалык бар, күп кеше "Имәнкискә" хуҗалыгында эшли. Фермер хуҗалыгында бытбылдыклар үрчетүчеләр дә байтак. Дистәгә якын егетнең хезмәт урыны Казанда икән. Алар барып-кайтып йөри. Ә нигә, 40 минутлык юл бит, ди җирле үзидарә рәисе. Җәйге чорда шабашкага чыгып китүчеләр дә юк түгел. Ә 25 ләп кеше капка төбе сәүдәсендә. Аларның кайберсе вакытлыча, кош-корты, яшелчәсе өлгергәч кенә сату итеп ала икән. Даими сату итүчеләрнең 14е район җирендәге мәшгульлек үзәкләреннән үз эшләрен башлар өчен бирелә торган 58 мең сум акча алып, шәхси эшмәкәр буларак теркәлгән һәм салым да түли. Алтысы акчаны мөгезле эре терлек алып үстерү өчен тотса, сигезе каз бәбкәләре алган. "Атабай" кошчылык фабрикасыннан каз бәбкәләрен килешү төзеп, бушлай алырга да мөмкинлек бар. Акчаны көзен – казларны саткач, кире кайтаралар.   Имәнкискә авылы халкының яшәү рәвешен күреп кайткач, һич кенә дә җиңел кәсеп итүчеләр, дип мөһер сугасы килми үзлә­ренә. Тырышмасаң, беркем дә, берни дә китереп бирми. Аларның да балаларын укытасы, башлы-күзле итәсе бар. Һәркайсының яңа, төзек йортларда яшисе килә. Ә нык хуҗалыклар чынлап та күп. 128 енең шәхси машинасы бар икән. Әнә бер салгаларга яраткан ир-атны да хатыны капка төбенә чыгарып, алма сәүдә­сенә утырткач, ир эчүдән бизгән ди. Чөнки кулына акча кергәч, гаиләсен, балаларын туендыра башлагач, яшәүнең мәгънәсе барлыкка килгән. Ә киләчәктә Имәнкискәдә үзгә­решләр булуы да ихтимал. М.Шакиров әйтүен­чә, базар оештырып, халыкны бер түбә астына җыеп саттырырга мөмкиннәр. Әнә "Мамадыш кыстыбыйчы"ларыныкы кебек. Ул чагында бюджетка салым да тиешенчә кереп барачак. Сатучылар үзләре дә көн буе ачык һавада басып тормаячак. Продукцияләре дә яңгырда чыланып, тузанга күмелеп, бензин исе сеңдереп ятмаячак. Фәния АРСЛАНОВА Ватаным Татарстан № 119-120 | 01.07.2011 Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=4539

Категория: Мои статьи | Өстәде: angel (17.09.2017)
Просмотров: 915 | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
avatar