Михаил Афанасьев: Туризм - ул мәдәният һәм күңел ачу түгел, бу - акча

(Казан, 21 сентябрь, «Татар-информ», Егор Никитин). Район туристлык нокталарын үстерү, беренче чиратта, икътисад мәсьәләсе булып тора. Мондый фикерне «Татмедиа» АҖ генераль директоры Андрей Кузьминга биргән интервьюсында Лаеш районының элеккеге башлыгы, Яшел Үзән районы җитәкчесе вазифаларын башкаручы Михаил Афанасьев әйтте.

«Без туризмны икътисад күзлегеннән карыйбыз. Бу мәдәният һәм күңел ачу түгел, бу акча. Без Державин маршруты эшләвенә сөенәбез, Егорьево, Сокура һәм Лаеш авылларында туристик нокталар эшли. Бу маршрутны инде беләбез, анда чит ил кешеләре, шигърият яратучылар, юристлар һәм хокук белгечләре килә», - дип сөйләде ул.

Никольское авылындагы маршрут («Каравон» ансамбле очрашу урыны), шулай ук Атабайга маршруты да уңышлы булды. Анда туристларга рус халкы, керәшен һәм татар гаиләсе көнкүреше күрсәтелә, җирле азык-төлекне татып карарга мөмкин. 

Афанасьев сүзләренчә, Лаеш районының туристлык кластерында аерым урынны, «Зөләйха» сериалын төшерү өчен махсус төзелгән Семрук авылы алып тора.

 «Халык анда бара, бу да яңа үсеш ноктасы, без анда туристларны кабул итәбез. Мин Семрукның киләчәге зур дип ышанам. Татарстан Президентының әлеге бистәне сакларга дигән йөкләмәсе бар, фильм чыкканнан соң туристлар саны артачак кына, дип уйлыйм», - дип йомгаклады Михаил Афанасьев.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/21/194002/

Категория: Мои статьи | Өстәде: angel (21.08.2023)
Просмотров: 549 | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
avatar