Үсеш күзәтелә

Туризм өлкәсе соңгы елларда Татарстан икътисадының өстенлекле һәм  көчле үсә торган тармакларының берсенә әверелде. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин ТРның Туризм буенча дәүләт комитетының йомгаклау коллегиясендә белдерде, ул ведомствоның 2017 елдагы эшчәнлегенә багышланган иде.

Алексей Песошин ассызыклаганча, инфраструктураны үстерү, зур халыкара чаралар уздыру һәм уңай инвестицион климат Татарстанга туризмны үстерүдә Россиядә алдынгы булырга мөмкинлек бирде. 2017 елда Татарстанга 3 млн.нан артык турист килгән.

Республика кунаклары арасында ике тарихи урын популяр санала – борынгы Болгар шәһәре  һәм Зөя утрау-шәһәрлеге. Бүген аларның һәркайсында ярты млн.лап турист була.

Татарстанның туристлык картасы бик күп туристлык үзәкләреннән тора. ТР Хөкүмәте рәисе сүзләренчә, Алабуга, Чистай, Тәтеш шәһәрләренең күрсәткечләре яхшы.

Туристлык объектларында хезмәт күрсәтүнең сыйфаты һәм дәрәҗәсенә килгәндә, Алексей Песошин чит ил туристларының саны даими үсүен истә тотарга чакырды. 2017 елда аларның саны 280 мең булган.

Алексей Песошин туристлык объектлары туристлар өчен уңайлы булырга тиеш, дип ассызыклады. Бу транспорт төеннәренә, музейларга, кунакханәләргә, рестораннарга кагыла, объектлар турында мәгълүматлар чит телләрдә булырга, персонал чит телләрне белергә һәм чит илләрдән килгән кунакларга хезмәт күрсәтү дәрәҗәсе тиешенчә булырга тиеш.

Аерым игътибарны  Алексей Песошин эчке туристлык агымын үстерүгә бирергә чакырды: “Бу экотуризм да, авыл туризмы да, һәм вакыйгалар туризмы да. Эчке туризмны популярлаштыруда аерым роль ММЧ га бирелә, беренче чиратта, Интернет ресурслары мөмкинлекләренә”.

“Татарстанда эчке туризм көчле үскән. Безнең территориябез зур, ул кызык булмаска мөмкин түгел. Эчке туризмны үстерү программасы бар, без аны дәвам итәчәкбез. Эчке туризм бездә чиксез. Кешеләр уңайлы килеп җитеп, анда вакытларын матур итеп уздырсыннар өчен шартлар гына тудырырга кирәк”, - дип өстәде  Хөкүмәт башлыгы.

Категория: Мои статьи | Өстәде: angel (29.01.2018)
Просмотров: 515 | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
avatar